Игеннәр тәрбия ала
Бүген рапс, арпа һәм көнбагыш басуларын корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы агу-химикат белән эшкәртү бара.
“Август-Мөслим” агрофирмасында игеннәрне тәрбияләү чаралары тулы куәтенә бара. 3968 гектар мәйдан биләүче көпшәләнү фазасына җиткән көзге бодай басуларын КАС-32 сыек ашламасы белән тамырдан тукландырганнар, гербицид керткәннәр. Бүген рапс, арпа һәм көнбагыш басуларын корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы агу-химикат белән эшкәртү бара. Әлеге агрочара барлыгы 11 мең 600 гектарда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев