Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенченең күңеле кырда бүген

Кичә районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде.

Яз хакимлекне күптән үз кулына алса да, басуларда гадәти булмаган тынлык. Игенчеләр, чабышка әзерләнгән атлар кебек, җанына тынгы таба алмый. Узган ел уҗым тукландыруга 16 мартта ук чыгуны исәпкә алсаң, язгы кыр эшләре ярыйсы ук соңара шул. Шуңа да чәчү кампаниясен кыска срокта төгәлләү өчен бөтен көчне куеп эшләргә туры киләчәк, дип искәртә белгечләр.
Һава шартлары кырга чыгарга мөмкинлек бирмәсә дә, быелгы язның игенче күңелен тынычландыручы бер ягы бар: кышын басуларда калын булып яткан кар катламы тигез һәм әкрен эрү сәбәпле, кар сулары җиргә сеңде. Көзен дымга туена алмаган иген кырлары өчен бу файдага гына, ди белгечләр. Шулай да, алга таба көннәр кисәк җылытып җибәрә калса, дымның күпләп парга әйләнү, җир өслегенең катып китү куркынычын да онытмаска кирәк. 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Илнур Гарипов җитәкчелегендәге комиссия кырга чыгачак техника һәм тагылма коралларны энә күзеннән үткәрде. Апрель аеның беренче ункөнлеге төгәлләнеп килүен исәпкә алганда, бүген инде техника тулысынча әзер, тагылма кораллар агрегатлаштырылган һәм тракторлар, ике сменада эшләрлек итеп, механизаторлар белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш. 
“Август-Мөслим” агрофирмасында бу шулай эшләнгән дә. Тракторларга техник карау үткәрелгән. Чәчү комплекслары таккан куәтле тракторлар менә-менә кырга чыгып китәр кебек.
– Техника тулысынча әзер. Җитәрлек күләмдә минераль ашлама һәм чәчүлек орлык тупланды. Орлыклар анализдан чыкты, ГОСТ таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бүгенгә чәчүлек материалның яртысы инкрустацияләнде инде, – ди агрофирманың баш агрономы Радик Закиров. 
Комиссия членнары авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына бәя биргәндә, беренче чиратта тышкы яктырту приборларының, сигнал утларының төзеклегенә, агрегатларның техник карау узу-узмавына игътибар итте. Янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, яктылык кайтаргыч жилетлар белән тәэмин ителеш, механизаторларның медицина күзәтүе узуы да исәпкә алынды. Тракторларны кабызып та карадылар. Белгечләр механизаторларга хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен дә тагын бер кат искә төшерде.
– Мөслим районында авыл хуҗалыгын техник коралландыру юнәлешендә күп эшләнә. Бу яктан район республикада башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бигрәк тә “Август-Мөслим” агрофирмасының машина трактор паркы энергоресурс саклаучы агрегатлар белән тулыланган. “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында да соңгы елларда күп техника яңартылган. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы исә “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән чәчү комплексларын, культиваторлар һәм башка тагылма коралларны үз басуларында сыный. Югары җитештерүчән агрегатлар кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгарга тулы мөмкинлек бирер дигән тулы ышаныч бар, – диде министрлык вәкиле.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X