Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенчелектә матур үзгәрешләр бар

Районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга килгән ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай диде.

Марат Әхмәтов иң элек “Исламов” фермер хуҗалыгының басуларын карады, “Агромастер” җитештерү компаниясендәге яңалыклар белән танышты, биредә эшләүче механизаторлар һәм хезмәткәрләр белән очрашты. Кунакны компаниянең җитәкчесе Илгиз Исламов озатып йөрде. Соңыннан министр вертолетта район башлыгы Рамил Муллин белән район басулары өстеннән очып узды. Министр белән очрашуда “Туган як” агрофирмасы инвесторы, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Рамил Муллин очрашуда катнашучыларны районда язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. 
– Быел район буенча 51 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырыла. Техник культуралар чәчүгә дә зур игътибар биреләчәк. Көн саен 2300 гектардан артык мәйданда эш башкарыла. Һава торышы да уңай килгәндә, чәчү эшләрен 12 көн эчендә тәмамларга ниятлибез, – диде ул. 
Марат Әхмәтов үз чыгышында республикада игенчелек тармагының торышы турында сөйләде, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Министр мөслимлеләрнең хезмәтен уңай бәяләде. 
– Республикада уҗымнар начар кышлаган районнар бар. Ә Мөслимдә көзге культураларның торышы начар түгел, бозып чәчәрдәй басулар бик аз. Гомумән, Мөслимдә соңгы ике-өч ел эчендә игенчелектә матур үзгәрешләр бар. Ә бит берничә ел элек шактый авырлыклар күзәтелде. Җирлеккә “Август” компаниясе керү, “Намус” агрофирмасы оешу, “Туган як” агрофирмасының тернәкләнеп китүе тармакта матур үзгәрешләргә китерде. Узган ел районда 120 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Мин моны матур күрсәткеч, дип бәялим. Быел мөслимлеләр 150 мең тонна бөртек җыеп алу бурычын куя. Биредә эш оешкан, компетентлы җитәкчеләр һәм үз эшен яхшы белүче механизаторлар тупланган. Егетләр үзләреннән торганны эшләрләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр, дигән ышанычта калам, – диде Марат Әхмәтов. 
Бүген җирлегебездә язгы кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Игенчеләр уңышка ныклы нигез салу белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев язгы кыр эшләре барышы хакында түбәндәгеләрне җиткерде: 
– Бүгенге көндә 31 мең 900 гектарда чәчү үткәрелде. Бу – барлык мәйданның 62 проценты, дигән сүз. “Исламов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Туган як” агрофирмасында билгеләнгән мәйданның 60 процентыннан артыгында чәчү үткәрелде. Районда арпа һәм солы чәчү төгәлләнде. Хуҗалыклар язгы бодай, рапс һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль. “Туган як”, “Август-Мөслим” һәм “Намус” агрофирмаларында эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. Ә калган хуҗалыкларда механизаторлар озынайтылган сменада эшли. 
Быелгы яз үзенчәлекле килде. Җәйне дә төрлечә фаразлый белгечләребез. Чәчү белән генә түгел, табигать шартларының нинди генә булуына карамастан, игеннәрне тәрбияләп үстерергә, мул уңыш алу өчен армый-талмый хезмәт куярга һәм агротехник таләпләрне төгәл үтәп, иген уңышын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк булачак. 

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев