Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле һөнәр иясе

Мөслимдә яшәүче Зилә Җәлилованы күпләр таный торгандыр. 2002 елдан бирле социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли ул.

Шушы авыр да, җаваплы да хезмәтне башкаручы Зилә Әнәс кызы хакында оешма җитәкчелеге дә, ул хезмәт күрсәткән өлкәннәр дә мактау сүзләре генә әйтә. “Үз эшен чын күңелдән яратып башкара, бүлек тарафыннан үткәрелүче чараларда һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Эш сәгатьләреннән тыш та өлкәннәрнең хәлен белешеп тора”, – диләр аның хакында. 
Зилә ханым гаиләсендә дә үрнәк. Тормыш иптәше белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген инде оныклар карарга, аларны тәрбияләргә булышалар, олы яшьтәге әниләрен дә тәрбиялиләр. Зилә Җәлилова тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар төрле бүләкләр, грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 
Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев