Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле эшләр эстафетасына мөслимлеләр дә кушылды

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Татарстанда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Аның максаты - халыкның гражданлык активлыгын арттыруда, социаль мәсьәләләрне тормышка ашыруда иреклелек идеясен алга этәрү.

Әлеге акция кысаларында хәйриячелек хәрәкәте тагын да активлаша, мохтаҗ балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтелә, экологик чаралар, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча акцияләр үткәрелә. Билгеле булганча, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең төп максаты - татарстанлыларны Президент Рөстәм Миңнехановның инициативаларын һәм программаларын яклауга берләштерү һәм конкрет эшләрне тормышка ашыру, республикабызны тагын да үстерүгә мөнәсәбәтле итү. "Игелекле эшләр эстафетасы" - җәмәгатьчелекнең республикабызга һәм аның халкына битараф булмавын дәлилләүче мөһим чара. Бу мөһим акциягә мөслимлеләр дә бик теләп кушылды.

Яшел Мөслим

Әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, җирлегебезнең экологик хәлен яхшырту юнәлешендәге эшләрне генә алсак та, алар киң колач белән үтә, бу эшләрдә мәктәп һәм аграр көллият укучылары да, хезмәт коллективлары һәм җәмәгать оешмалары, ветераннарыбыз да актив катнаша. Узган шимбәдә агач утырту буенча районкүләм өмә үтте. Мөслимнең үзендә Башкортостанның Дүртөйле питомнигыннан кайтарылган 686 төп юкә, пирамидаль тупыл, вак яфраклы карама үсентеләре Октябрь, Гагарин, Тукай урамнарына һәм Ык Күпереннән алып, әйләнеч юл буена утыртылды. Ә Банк урамындагы тротуарлар буенда куак үсентеләре урын алды. "Яшәгән төбәгебезне яшеллекә күмү максатыннан агач утырту алга таба да дәвам итәчәк. Яшь үсентеләрне тәрбияләүдә һәм саклауда һәркем үзеннән өлеш кертсен иде", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.

Игелекле эшләр эстафетасын авыллар да күтәреп алды. Һәр җирлектә Җиңү парклары һәм аллеяләр төзү буенча зур эш башланып китте. Күп урында аларга, узган ел көздән үк нигез салынып, 1000 гә якын агач үсентеләре утыртылган иде. Быел тагын шулкадәр үк агач утырту күздә тотыла. "Моннан тыш авыл урамнарын һәм әйләнә- тирәләрен яшелләндерү максатында район буенча 28 гектарда яшь агачлар утыртырга ниятлибез. Бу эш Минзәлә урман хуҗалыгы белән төзелгән килешү нигезендә халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылачак", - ди район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов. Аның сүзләренә караганда, авыл биләмәләрендә агач үсентеләре утыртылачак урыннарда җыештыру, картайган агачларны төпләү бара. Үсентеләр утыртканнан соң, әлеге мәйданнар киртә белән әйләндереп тә алыначак.

Район мәктәпләрендә 20-27 апрель көннәре игелекле эшләр атналыгы буларак билгеләп үтелде. Һәр класс, үзләре шефлыкка алган сугыш һәм тыл ветераннары янына барып, йорт эшләрендә булышты, үзләрен әзерләгән кул эшләреннән һәм камыр ризыкларыннан ярминкәләр оештырды. Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп яны тәҗрибә участогында 70 төп чия утырттылар.

Бәйрәмне лаеклы үткәрик!

Райондашларыбыз, Республикабыз җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үз югарылыгында билгеләп үтәргә дигән чакыруын девиз итеп алып, 9 май көнне узачак чараларга җиң сызганып әзерләнә. Хезмәт коллективлары бәйрәмне әзерләү һәм лаеклы үткәрү максатында акча средстволары туплау өчен "Победа" фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерүне намус эше дип бәяләп, бу игелек акциясенә теләп кушылдылар.

Ай дәвамында сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында оешма-предпиятие һәм мәктәп коллективлары көче белән өмәләр дәвам итә. Тантананың төп өлеше үтәчәк "Яшьлек" спорткомплексында зур сәхнә эшләп куелды. Урамнарда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннерлар эленде. Төрле очрашуларда, хөрмәтләүләрдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары бәйрәм якынлашкан бу көннәрдә аеруча зур дулкынлану кичерә. Үзләренә беркетелгән ветераннар янында оешма-предприятие вәкилләре дә еш булалар. Фронтовикларның хәлләрен белешәләр, гозерләрен тыңлыйлар, бәйрәм бүләкләре китерәләр. Шунысы сөендерә: бу эшләр күңел кушуы буенча, безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән батыр райондашларыбызга рәхмәт йөзеннән башкарыла.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев