Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле булыйк! ( +ФОТОЛАР)

3 декабрендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь аеның беренче ункөнлеген инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу уңайдан җирлегебездә дә төрле чаралар үткәрелә. Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина белән шулар хакында сөйләшәбез.

Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә 1993 нче елның 3 декабрендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь аеның беренче ункөнлеген инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бу уңайдан җирлегебездә дә төрле чаралар үткәрелә. Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина белән шулар хакында сөйләшәбез.

– Гөлнар Расыйховна, бүген районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән күпме кеше бар?

– Район социаль яклау бүлеге тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән 1804 кеше исәпкә алынган. Беренче төркем авыру белән – 205, икенче төркем белән 677 кеше исәптә тора. 922 кеше – өченче төркем инвалид. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 119 бала бар. Бер инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр саны – 108. Гаиләсендә икешәр инвалид бала булганнар – 5, өчәр һәм аннан да күбрәк авыру балалар тәрбияләүче 6 гаилә исәптә тора. Инвалид балалар тәрбияләүче 14 ялгыз әни яши.

– Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны укыту һәм эш белән тәэмин итү юнәлешендә ниләр эшләнә?

– Исәптә торучы 119 баланың 81е Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен булган интернат мәктәптә белем ала. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә 24 бала укый, җиде бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнә. Эш яшендә булган инвалидлар – 616. Аларның 152се җирлегебездәге оешма-предприятиеләрдә хезмәт куя. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгечләре ярдәме белән ел башыннан 112 инвалид эшкә урнаштырылды.

– Җирлегебездә урнашкан картлар һәм инвалидлар йорты хакында да әйтеп үтсәгез иде, алар өчен нинди чаралар каралган?

– Мөслимдәге әлеге йортны кем генә белми икән? Бик күп райондашларыбз интернатка даими килеп йөриләр, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр һәм бүләкләр китерәләр. Бүген биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 47 инвалид тәрбияләнә, алар интернатта тәрбияләнүчеләрнең 94 процентын тәшкил итә. Шуларның 12се – урын өстендә ятучылар. Биредә һәр авыру өчен медицина хезмәткәрләре һәм интернатка чакыртылган профильле белгечләр ярдәме белән аерым тернәкләндерү программасы төзелә, тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Мөслимдәге универсал спорт залы белән интернат арасында төзелгән килешү нигезендә абы-апаларны спортзалга йөртү оештырылды.

– Гөлнар Расыйховна физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дәүләт тарафыннан нинди социаль хезмәтләр күрсәтелә?

– Бүгенге көндә “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, 77 инвалидның өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтә, алар арасыннан 13 кеше беренче төркем ивалид булуын да әйтергә кирәк.

188 кешенен шәхси гаризасы буенча Республика матди ярдәм күрсәту бүлекчәсе тарафыннан билгеләнгән норматив буенча торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама-субсидия каралган. Кеше ярдәменә мохтаҗ булган инвалид балаларга, гаилә кеременә карап, айлык акчалата түләү; онкология һәм гемодиализ буенча дәвалану курсларына барып кайту буенча юл чыгымнары компенсацияләнә.

Гомумән, җирлегебездә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны кайгырту, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эш ел дәвамында алып барыла. Ә декабрь аенда узучы инвалидлар ункөнлегендә райондашларыбызны тагын да игътибарлырак һәм игеклеклерәк булырга чакырабыз. Безнең хәл белешүебез, исәнлек бирүебез дә китек күңелләргә олы шатлык була ала.

Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев