Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелеккә һәрчак урын бар

Күптән түгел Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә имам-хатыйблар катнашында җыелыш узды. Ике айга сузылган чикләүләрдән соң сөйләшер сүзләр дә, җиткерәсе фикерләр һәм сораулар да шактый җыелган булып чыкты.

Игелеккә афәт киртә түгел
Районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов Рамазан аенда башкарылган игелекле гамәлләргә йомгак ясады.
– Коронавирустан саклану максатында карантин режимы шартларында узса да, изге ай матур үтте. Дин кардәшләребез саваплы гамәлләр кылу өчен бернинди афәт тә киртә була алмавын раслады, – дип билгеләп үтте хәзрәт.
Башка еллардагы кебек ай дәвамында ифтар ашларына йөрү, тәравих намазларын җәмәгать белән уку мөмкинлеге булмаса да, мөселманнар нәүмизләнеп утырмады. Күбрәк Коръән укыдылар, мөхтәсибәт хәзрәтләреннән телефоннарга җибәрелгән вәгазьләрне тыңладылар. Ифтар ризыклары әзерләп, өйләргә тарату буенча ай башында ук диярлек старт бирелгән башлангыч та нур өстенә нур булды. Авыз ачтырырга теләүчеләрдән 174 мең сумга якын акча кергән. Әлеге акчага “Юлдаш” һәм “Нурлы” кафеларында ризык әзерләнеп, ураза тотучыларга һәм мохтаҗларга илтелгән. Шул рәвешле көн саен 50-70 кешелек ризык әзерләнеп, Мөслимдә һәм авылларда барлыгы 1960лап ифтар пакеты таратылган. Авылларда ифтар үткәрергә теләүчеләр ярдәме белән 260 азык-төлек пакеты өләшенгән. Ураза гаете алдыннан кергән 91 мең сум күләмендәге фитр сәдакасына азык-төлек җыелмалары әзерләп, аз керемле гаиләләрне сөендергәннәр.
Мәчетләр бәйгегә кушылды
Республикада мәчетләрне ачу рәсми төстә игълан ителсә дә, үтәлергә тиешле катгый таләпләр бар. Аерым алганда алар мәчетләрдә намаз укуга кагыла. Әйтик, һәр мөселманга маска һәм перчаткалардан, үз намазлыгы белән килү таләп ителә. Намазга басканда социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Ягъни бер кешегә 4 квадрат метр мәйдан булырга тиеш.
Язгы-җәйге чор – мәчетләрне төзекләндерү, тирә-юнен чистарту-матурлау өчен кулай вакыт. Шуны истә тотып, районда “Нурлы мәчет” конкурсы игълан ителде. Аллаһ йортларын җыештыру, тирә-юнен чистарту, чәчәкләр утыртуны күздә тоткан бәйгегә йомгак ай ахырында ясалачак. Аңа кадәр махсус комиссия мәхәлләләрне йөреп чыгачак. Бу юлы Аллаһ йортларының тарихын, аларда хезмәт иткән хәзрәт һәм абыстайларның исемлеген барлау, ислам динен популярлаштыру юнәлешендә башкарылган эшләрне күрсәтү дә бурыч итеп куелды. Ислам диненә озак еллар хезмәт итүчеләрне барлау әлегә бик акрын бара. Краснояр авылы мәчете имам-хатыйбы Миңнулла Әхмәтҗанов – бу юнәлештә актив эшләүчеләрдән. Ул Елгабаш авылы мәчетенә һәм имамнарына кагылышлы мәгълүматларны әзерләгән, бүген Краснояр авылы имам-мөәзиннәрен барлау өстендә эшли.
– Бик урынлы һәм кирәкле эш. Элекке имамнарыбыз халыкны агарту, дини һәм әхлак тәрбиясе бирү, тәртип булдыру өлкәсендә бик күп хезмәт куйган. Без аларны онытырга тиеш түгел, – диде Миңнулла хәзрәт.
Уфадагы Башкортостан Республикасы милли архивына мөрәҗәгать итеп, 1811, 1816, 1834, 1859 еллардагы җан исәбен алу документларыннан указлы муллаларны, азанчыларны табу авыр түгел анысы. Ә менә аннан соңгы һәм совет чорында эшләгән дин әһелләре турында мәгълүматлар юк. Шуңа күрә өлкән буыннан болар хакында күбрәк сораштырып калу кирәк. Бу зур эштә имамнарга урыннардагы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, тарихчылар белән кулга-кул тотынып эшләргә тәкъдим ителде.
Игелек акцияләре
Расыйх хәзрәт Каюмов ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Ак кәгазьгә – яңа тормыш” хәйрия акциясе белән дә таныштырды. Макулатура тапшырудан кергән акча нәзарәтнең “Ярдәм” фондына тапшырылачак икән. Расыйх хәзрәт Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне, газета-журналлар һәм дини календарьларны яндырырга яки нәҗессез урынга күмәргә киңәш итте.
– Гарәп телендә язылган борынгы басмалар арасында тарихи китаплар булуы да ихтимал, шуңа күрә аларны иң элек хәзрәтләргә яки гарәпчә укый белүчеләргә күрсәтергә кирәк, – диде ул.
Авыр хәлдә калганнарга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу – мөселманнарга хас күркәм сыйфатларның берсе. Дөресрәге, ул – аларның яшәү рәвеше. Россия Мөслимәләр берлегенең Татарстан бүлеге тарафыннан игълан ителгән “Бәхетле бала” хәйрия акциясе җирлегебездә дә яклау тапты. Акция кысаларында “Җәмигъ” мәчетенә кайткан балалар киемнәрен күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә тапшыру бара. Түбән Табын авылында яшәүче Таһиевлар берсеннән-берсе бәләкәй биш бала үстерә. Зурысына 10 яшь булса, кечесе – 10 айлык кына. Марина ханым балаларына ярашлы киемнәр сайлап алды. Авыллардан килгән имамнар да мохтаҗларга тапшыру өчен кием-салым сайлады. “Бәхетле бала” акциясе бәби алып кайтучы гаиләләрне сөендерүне дә күздә тота. Балаларга мәчетләрдә исем куйганда бүләк итү өчен кечкенә кием-комплектлар тәкъдим ителә хәзер.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев