Игелек кыл да суга сал!
Инвалидлар ункөнлеге ел саен төрле чараларга бай була. Быел да, коронавируска бәйле вәзгыятькә карамастан, мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен бай программа тәкъдим ителде.
Инвалидлар ункөнлегенең иң зур, иң мөһим вакыйгасы – Хәйрия марафоны. Ник дигәндә, әлеге чара райондагы барлык оешма- предприятиеләрне колачлый, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулын суза. Хәйрия марафонының исеме дә “Без бергә” бит!
Хәйрия марафонын район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафаэль Демидов ачты. “Игелекле эшләребез ункөнлек белән генә чикләнмәсен иде”, – диде ул, марафонда катнашучыларны сәламләп. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Аллаһы Тәгаләнең без – адәм балаларына биргән нигъмәтләре турында искәртте. “Колакларыбыз белән ишетә, күзләребез белән күрә алабыз. Ис, тәм тою да – нигъмәт. Шушы нигъмәтләрдән файдалана алмаучы кешеләр дә бар бит”, – диде хәзрәт, мөмкинлекләре чикле кешеләр турында искәртеп.
Марафонда районыбызның хөрмәтле шәхесләре, район үзешчәннәре чыгыш ясады. Мөмкинлекләре чикле булса да, авырлыклар алдында югалып калмаган көчле рухлы райондашларыбыз турында Мөслим телевидениесе әзерләгән сюжетлар күрсәтелде. Сәламәтлекләре чикле райондашларыбызның кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләнгән иде. Нәрсә генә юк иде анда: хуҗалык товарлары, оек-бияләйләр, үлән чәйләре, картиналар, кәрҗиннәр... Марафонда катнашучылар товарларны яратып алды. Сатып алучылар шул рәвешле үзләренең инвалидларга ярдәм итә алуларына сөенде. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз башкаларны шатландыра алуына сөенгәндер.
– Инвалидлар ункөнлегендәге чаралар мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны актив тормыш алып барырга чакыру, аралашу өчен мөмкинлекләр тудыру максатында оештырыла. Бу инвалидлар да үз хокукларыннан сәламәт кешеләр белән тигез дәрәҗәдә файдалансын өчен эшләнә. Мөмкинлеге чикле райондашларыбыз кыенсынмасыннар, мәдәни һәм спорт чараларына йөрсеннәр иде, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар йортында һәм Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә “Могҗизалар кыры” уенын оештырды. Әлеге чарада катнашкан өлкәннәр дә, балалар да, уңышларына чын-чынлап сөенеп, уенның үзен могҗизага тиңләде. Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын да тапшырды. Балалар турникта һәм идәннән күтәрелү, туп ату, озынлыкка сикерү, йөгерү, алга иелү буенча көчләрен сынады. 24 бала катнашкан спорт бәйгесендә җиңелүчеләр булмады. Укучылар үз уңышларына да, иптәшләренекенә дә бердәй сөенүләре белән сокландырды.
4 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында ярминкә гөрләде. 7 декабрьдә мәктәпләрдә “Тормыш безгә игелекле эшләр өчен бирелгән” исем астында тормыш дәресләре үтте. Бу көнне мәктәпләрдә ярминкәләр дә оештырылды һәм аннан кергән акча инвалидларга ярдәм итү өчен тотылды. Ункөнлек дәвамында чәчтарашлар, җәмәгать мунчасы, “Тамчы” бассейны, кинотеатр бушлай хезмәт күрсәтте. Бүгенгә кадәр мунча хезмәтеннән 22 кеше файдаланган. Бассейнда су керү, кинотеатрда бушлай кинофильмнар карау мөмкинлеген кулланучылар булмаган.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга күчтәнәчләр китерүчеләр дә аз түгел. Азнакай эшмәкәре, Баланлы авыл җирлеге депутаты Алгиз Корбанов Баланлыда яшәүче сигез кешене күчтәнәчләр белән сөендергән. Андый эшмәкәрләр аз түгел, дип беләбез.
– Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында 50 кеше тәрбияләнә. Инвалидлар ункөнлегендә өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырылды. Картлар йортына даими ярдәм итүче Кадрия һәм Илгиз Исламовларга, Розалия Габдрахмановага һәм башка райондашларыбызга зур рәхмәт! – ди Гөлнар Шакирьянова.
– Сәдака малны киметми, арттыра гына. Сәдака биргән саен малыбызга бәрәкәт иңә, ул малны чистарта, – ди Илгиз хәзрәт. – Ә башкаларга ярдәм итү ул – бердәмлек, кайгырту билгесе, Раббыбызга карата шөкер итүебезне күрсәтә.
Шуны аңлап, башкаларны сөендерә белгән, матур гамәлләре белән савап алган райондашларыбызга рәхмәт! Әмма изге эшләр, игелекле гамәлләребез ункөнлек белән генә чикләнмәсен, дәвамлы булсын иде.
Римма Афзалова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев