Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек атнасына син дә кушыл

Республикада "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклауга багышланган төрле чаралар үтәчәк. Бик күп билгеле якташларыбыз акциягә кушылды инде. Instagramдагы һәм "ВКонтакте"дагы үз битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясе турында хәбәр урнаштырып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин "Игелек атнасы"...

Республикада "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклауга багышланган төрле чаралар үтәчәк. Бик күп билгеле якташларыбыз акциягә кушылды инде.

Instagramдагы һәм "ВКонтакте"дагы үз битләрендә "#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясе турында хәбәр урнаштырып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин "Игелек атнасы" идеясен яклап чыкты. Акциянең максаты - ярдәмгә, яклауга мохтаҗларны бәхетле итәрлек игелекле гамәлләр кылучы кешеләр турында бөтен республикага сөйләү.

"#Добрые НовостиТатарстан" акциясендә үзенең яисә дусларының, якыннарының игелекле гамәле, аларның яклавына мохтаҗларга ярдәм итүләре турында сөйләргә теләгән һәркем катнаша ала. Яхшы яңалык белән уртаклашу өчен "ВКонтакте" социаль челтәрендә (vk.com/tatarinform) "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы төркеменә, "Предложить новость"ка басып, игелекле эш турында хәбәр җибәрергә кирәк. "Татар-информ" журналистлары сез җибәргән яңалыкны республиканың әйдәүче мәгълүмат агентлыгы битләрендә бастырып чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев