Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИГЪТИКЯФ НӘРСӘ УЛ?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның соңгы ун көнен Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрәчәк.

Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча, игътикяф вакытын дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырырга кирәк. 

Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфка бүген кояш бату белән керәчәк һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак.
 

  • 15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает-намазында катнашачак.

Рамазанның соңгы көннәрендә мөселманнар  игътикяф кыла. Нәрсә соң ул игътикяф? Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның күптән түгел дөнья күргән "Ураза" китабыннан игътикяф хакында язылганнарны тәкъдим итәбез. 

ИГЪТИКЯФНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ ТУРЫНДАГЫ ХӘДИСЛӘР ҺӘМ БӨЕКЛӘРНЕҢ СҮЗЛӘРЕ

 Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кылучы кеше турында Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Игътикяф гөнаһларны тоткарлар (иясен барлык гөнаһлардан саклар) һәм барлык яхшылыкларны да кылган кебек аңа (игътикяф кылучыга) саваплар язылыр» (Ибн Мәҗа, «Сыйам», 67). Имам Синди (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Хәдиснең башында китерелгән сүз игътикяф кылучыны аңлатырга мөмкин. Бу очракта җөмләнең мәгънәсе: «игътикяф кылучы кеше гөнаһларга комачау булыр, нәфесен алардан тыеп калыр» дигәнне белдерә. Бу сүз игътикяф турында әйтелгән очракта исә җөмләнең мәгънәсе: «игътикяф гөнаһларга комачау булыр, игътикяф дәвамында гөнаһлар кылынмас» дигәнне белдерә. Хәдиснең максаты бары тик игътикяф дәвамында гына түгел, гомумән, аннан соң да гөнаһ кылмаска комачау булуында. Чөнки рөхсәт ителгән игътикяф дәвамында Аллаһы Тәгаләнең игътикяф кылучыны гөнаһлардан саклавы мөмкин. Хәдиснең икенче җөмләсе игътикяф кылып, бу вакытта гөнаһ кылудан үзен тыйган бер мөселман барлык яхшылыкларны эшләгән кебек савап казаныр. Бу җөмләнең максаты – игътикяфкә өндәү».

Бер тапкыр Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) мәчетендә игътикяфтә булган. Бер кеше аның янына килеп үзенең ихтыяҗын аңлаткан. Ул, аның эшен башкару өчен, аның белән бергә китеп барганда, Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) каберенә күрсәтеп: «Бу кабердә яткан кешенең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткәнен ишеттем: «Берәр кешенең ихтыяҗын үтәгән һәр кеше үзе өчен ун еллык игътикяф кылудан да хәерлерәк гамәл кылыр. Аллаһ ризалыгы өчен бер генә көндә игътикяф кылган кешегә үзе белән җәһәннәм арасын Аллаһы Тәгалә өч чокыр белән аерып куяр. Һәр ике чокырның арасы көнчыгыш белән көнбатыш арасыннан да озынрак булыр», - дигән (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», 8/195; Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/485).

Галинең углы Хөсәен (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Рамазан аенда ун көн игътикяф кылган һәр кеше ике хаҗ һәм ике гомрә хаҗы кылган кебек булыр» (Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/486).

Амр Ибн Шогайбның атасыннан, аның үз атасыннан (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлам): «Бер кешенең (мөэмин) кардәшенә (сөеп) каравы минем шушы мәчетемдә бер ел игътикяф кылудан да хәерлерәк», – дигән (Суйути, «Әд- Дүррүл Мәнсур», 1/488). Имам Бәйхакы Хәсәннән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча: «Игътикяф иткән кешегә һәр көне өчен бер хаҗ савабы бирелә» (Суйути, «Әд-Дүррүл Мәнсур», 1/486).

ИГЪТИКЯФНЕҢ АСЫЛЫ

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата. Шәригатьчә игътикяф Бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы. Җәмәгать мәчете Эчендә биш вакыт намаз кылыну-кылынмауга карамастан, имамы һәм мөәзине булган мәчет («Дүррүл Мохтар» һәм «Рәддүл Мохтар», 2 том, 440 б.).

ИГЪТИКЯФНЕҢ ШӘРИГАТЬ ТАРАФЫННАН КАНУНЛАШТЫРЫЛУЫНЫҢ ДӘЛИЛЛӘРЕ

Коръән-Кәримнән дәлил:  «Мәчетләрдә игътикяфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять).

Сөннәттән дәлил: Ибн Гомәр белән Әнәс һәм Гаишә (радыйаллаһу ганһүмә) шушы риваятьне тапшырган: «Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәлам) Мәдинәгә килгәннән соң, вафатына кадәр рамазанның соңгы ун көнендә игътикяф кыла торган булган» (Бохари, «Игътикяф», 1, 2/255). Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) һәр рамазанда ун көн игътикяф кыла иде. Вафат буласы елны игътикяфе егерме көн дәвам итте» (Бохари, «Игътикяф», 17). Зүһри (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Кешеләрнең игътикяфне кире кагуларына шаккатам. Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) кайбер нәрсәләрне кайвакыт башкарган, ә кайвакыт башкармый калдырган. Ләкин игътикяфне вафат булганына кадәр кире какмаган» (Ибн Нүҗәйм, «Әл-Бахрур раик», 2 том, 322 б.).

Иҗмаг турында. Галимнәр игътикяфнең шәригать тарафыннан кабул ителгәнлеге мәсьәләсендә иҗмаг кылганнар (бердәм фикер белдергәннәр).

ИГЪТИКЯФНЕҢ ӨЧ ТӨРЕ

1. Ваҗиб: бу – нәзер ителгән игътикяф. Мәсәлән, «үз өстемә Аллаһ өчен бер көн яки аннан озаграк вакыт игътикяф кылу бурычын йөклим» дип әйтү.

2. Сөннәти Мөәккәдә, ягъни кифая. Чөнки сәхабәләрдән берсе дә игътикяф кылмыйча калмаган. Бу төр игътикяфне рамазан аеның соңгы ун көнендә кылганнар.

3. Мөстәхәб: бу төр игътикяф рамазанның соңгы ун көненнән башка теләсә кайсы вакытта кылынырга мөмкин һәм нәзер ителми. Бер игътикяф кимендә, Имам Әгъзам фикеренчә, бер көн; Әбү Йосыф фикеренчә, бер көннән артыграк; Имам Мөхәммәд фикеренчә, мәчет эчендә йөргән һәр мизгелдә булырга мөмкин.

ИГЪТИКЯФНЕҢ ШАРТЛАРЫ

1.Ният әйтү. Кеше ният әйтмичә игътикяф кылса, дөрес булмас.

2.Җәмәгать мәчете. Игътикяфне азаны һәм икамәте әйтелә торган һәр мәчеттә кылу дөрес булыр. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай диелгән. Иң фазыйләтле игътикяф - Хәрам мәчетендә кылынганы. Аннан соң Нәби мәчетендәгесе, аннан соң Әкъса мәчетендә, аннан соң җәмигъ мәчеттә, аннан соң җәмәгате күп булган мәчеттә кылынганы. Хатын-кыз өендәге мәчеттә игътикяф кыла. Ирләр өчен җәмәгать мәчетенең хөкеме ничек булса, хатыннар өчен өй мәчетенең (өйдә даими намаз кыла торган урынның) хөкеме дә шулай. Хатын-кыз өендә игътикяфкә кергән бүлмәсеннән бары тик үзенең табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә чыга ала. Хатын-кызның җәмәгать мәчетендә игътикяф кылуы рөхсәт ителә. Ләкин мәкруһ була. Әгәр хатын- кызның өендә мәчет булырлык бер урыны юк икән, үзенә бер урын аерып алып, шунда игътикяф кылыр.

3.Ураза. Ураза – фарыз булган игътикяфнең бер шарты. Чөнки Гаишә (радыйаллаһу ганһә): وَلاَ اعْتِكَافَ اِلاَّ بِصَوْمٍ «Уразасыз игътикяф булмас», – дип әйткән (Әбү Дауд, №2473, 2\334). Нәфел игътикяфендә булганда исә ураза тоту шарт түгел. Бер кеше бер ай буе ураза тотмыйча гына игътикяф кылуны үз өстенә алса (вәгъдә итсә), бу кешенең бер ай буе ураза тотып игътикяф кылуы кирәк булыр. Чөнки ваҗиб игътикяф уразасыз кабул булмас. Ваҗиб игътикяфтә уразаның тотылуы шарт. Игътикяф җәһәтеннән ураза тоту шарт түгел. Бу уңайдан бер кеше рамазан аенда игътикяф кылырга вәгъдә итсә, рамазан уразасы игътикяф уразасы урынына җитәрлек булыр. Мондый вәгъдәне биргән кеше рамазан аенда ураза тотып игътикяф кылмаса, башка вакытта бер ай дәвамында ураза тотып игътикяф кылуы кирәк була. «Бер ай буе Аллаһ өчен игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дигән кеше рамазан аенда игътикяф кыла торган булса, нәзерен үти алмас. Чөнки бу игътикяф өчен бер ай буе ураза да тотарга кирәк була. Бер кеше нәфел уразасын тотарга ниятләп таң аттырса һәм соңыннан «Аллаһ өчен бүген игътикяф кылырга нәзер әйтәм» дисә, Әбү Хәнифәнең чагыштыруы буенча, бу кеше шушы көнне игътикяф кыла алмый. Чөнки ваҗиб игътикяф ваҗиб ураза белән бергә генә дөрес була. Бу көннең уразасы көннең башында нәфел буларак ниятләнеп тотыла башласа, моннан соң аны ваҗиб кылу мөмкин түгел.

4.Ислам. Кяфер гыйбадәт әһеле була алмый.

5.Сәламәт акыллы булу. Тиле ният әйтә алмый.

6.Җөнеблек, күрем һәм нифастан (бәбиләгәннән соң килә торган каннан) чистарыну. Чөнки җөнеб булган кешегә, күремле яки нифаслы хатын-кызга мәчеткә керү тыела. Балигъ булу шарт түгел. Ир кеше яки азат булу да шарт түгел. Хатын-кыз, әгәр кияүгә чыккан булса, игътикяфне иренең ризалыгы белән генә кылыр. Ире рөхсәт итеп, хатыны шушы рөхсәт белән игътикяф кылса, ире аны игътикяфтән тыя алмас. Әгәр тыя икән, бу тыюы дөрес булмас.

ИГЪТИКЯФНЕҢ ӘДӘПЛӘРЕ

1. Игътикяф кылучы кеше бу вакытта бары тик хәерле нәрсәләр турында гына сөйләшер. Асылда, мөселман һәрвакытта да хәерле нәрсәләр турында гына сөйләшер. Мөселман начарлык кылмас. Бу хәлдә хәерле нәрсәләр турында сөйләшүнең максаты мөмкин кадәр күбрәк тырышлык күрсәтү.

2. Рамазанның соңгы ун көнендә игътикяф кылырга кирәк һәм моның өчен мәчетләрнең иң фазыйләтлесе – Хәрам мәчете. 3. Коръән һәм хәдисләр укуны, гыйлем туплауны, пәйгамбәрләр тарихын һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) тормышы турында укуны һәм изгеләрнең хәбәрләрен өйрәнүне дәвам итәр.

4. Игътикяф кылучының гөнаһ булмаган нәрсәләр турында сөйләшүендә бернинди зыян юк.

5. Игътикяф кылучы чиста киемнәр кияргә, хушбуйлар сөртергә тиеш. Башына майлар да сөртергә мөмкин.

6. Игътикяф кылырга нәзер әйтеп үзенә ваҗиб кылган кеше моны бары тик күңеленнән генә ант итеп кылырга тиеш түгел, теле белән дә әйтергә тиеш.

ИГЪТИКЯФНЕҢ КҮРКӘМЛЕКЛӘРЕ

Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Исламның бөек затларыннан берсе Ата (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый. Игътикяф кылучы кеше исә иң зур кешенең ишеге төбендә утырган, аннан ярдәм сорап килгән. Бу – гамәлләрнең иң хөрмәтлесе». Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр. Игътикяф кылучы кеше үзен дөнья керләреннән арындыра. Рухи дөньясын баету белән шөгыльләнә. Йөрәге нурлана. Йөзендә коллык ишарәләре балкый башлый.

ИГЪТИКЯФНЕ БОЗГАН ҺӘМ БОЗМАГАН НӘРСӘЛӘР

1. Мәчеттән чыгу игътикяфне боза. Игътикяф кылучы кеше көндезен дә, төнен дә игътикяф кыла торган урыныннан чыкмас. Ләкин берәр гафу ителерлек сәбәп белән чыга ала. Бернинди сәбәпсез бер мизгелгә генә чыкса, Әбү Һүрайра фикеренчә, игътикяф бозыла. Чыгуы  махсус яки онытылып булса, игътикяф бозылу мәсьәләсенә охшаш. Кадиханның «Фәтава»сында да шулай диелгән. Хатын-кыз өендә игътикяф кыла торган бүлмәсеннән өйгә чыга алмый. Хатын игътикяфне мәчеттә кыла торган булып, ире аны кайтырга чакырса, өенә кайтып, игътикяфен шунда дәвам итәргә тиеш. Зур тәһарәт белән кече тәһарәт алырга һәм җомга намазына чыгу да сәбәп була. Игътикяф кылучы кеше зур һәм кече тәһарәт алу өчен мәчеттән чыга ала. Ләкин бу ихтыяҗларын үтәүгә үк кире мәчеткә керергә тиеш. Мәчетнең ишелүе куркынычы янаганда яки шуңа охшаш башка сәбәпләр булганда гына мәчеттән чыгу зарар итмәс. Кече яки зур тәһарәт алу өчен мәчеттән тышка чыккан игътикяф кылучы кешене, кире мәчеткә кереп киткәнче, бурыч алачагы булган берәү күреп алып дәшсә, Имам Әгъзам фикеренчә, игътикяф бозыла. Башка ике имам фикеренчә, бозылмый. Имам Сәрахси бу ике имамның фикеренең мөселманнар өчен кулайрак булуын әйтеп калдырган. Игътикяф кылучы кеше хастаның хәлен белергә яки җеназа намазына катнашу өчен мәчеттән чыга торган булса, игътикяфе бозыла. Хасталыгы сәбәпле мәчеттән тышка чыгуы да игътикяфне боза. Ләкин игътикяф кылырга нәзер әйтеп, хастаның хәлен белү, җеназа намазына катнашу яки гыйлем мәҗлесенә әзерләнү өчен мәчеттән чыгу шартын да кушса, игътикяфе бозылмый. Игътикяф кылучы кеше берничә көнгә һушыннан язса яки ул тилерсә, игътикяфе бозыла. Савыккач, игътикяфен яңадан кыла башлар. Хәтта бу хәле берничә ел буе дәвам итсә дә, савыккач, игътикяфен каза кылырга кирәк була. Шушы урынга кадәр сөйләгән мәсьәләләр ваҗиб булган игътикяфкә бәйле. Нәфел игътикяфләренә килгәндә, бер сәбәп белән яки сәбәпсез генә тышка чыкканда яки хастаның хәлен белергә яисә җеназага катнашырга барганда игътикяф бозылмый. Игътикяф кылган кешенең җенси якынлык кылуы яки җенси якынлыкка этәрүче үбү, сыйпау кебек хәрәкәтләр ясавы көндез дә, төнлә дә хәрам була. Җенси якынлыкны махсус рәвештә яки онытылып китеп кылуы, мәнинең чыгу-чыкмавына карамастан, игътикяф бозыла. Җенси якынлык кылмыйча гына үбешү яисә сыйпашу кебек хәрәкәтләр нәтиҗәсендә мәни чыга торган булса, игътикяф бозыла. Чыкмаса – бозылмый. Игътикяф кылган кешенең төшләнүдән яки уйланудан мәние чыкса, игътикяф бозылмый. Игътикяф кылган кеше төшләнсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: мөмкин булса, мәчетне пычратмау шарты белән мәчеттә юынуында бернинди дә зыян юк. Андый мөмкинлек булмаса, мәчеттән чыгып, юынырга һәм мәчеткә кире кайтырга кирәк.

Игътикяф кылган кеше мәчет эчендә кирәк булган нәрсәләрен алдан хәзерләмәгән булса, сатып алуы рөхсәт ителә. Кирәкле әйберләрнең мәчеттә әзерләнеп сатылуы яки сатып алу мәкруһ була. Чөнки бу күренеш урамга хас нәрсә. Игътикяф кылмаган кешенең мәчет эчендә берәр нәрсә сатуы яки сатып алуы мәкруһ.

Игътикяф кылган кешенең ашавы, эчүе һәм йоклавы мәчет эчендә була. Болар өчен мәчеттән тышка чыга торган булса, игътикяфе дөрес булмас. Чөнки мәчеттә рөхсәт ителгән берәр нәрсә өчен мәчеттән тышка чыгу кирәкми. Игътикяф кылган кешенең, сөйләшмәүне бер гыйбадәт дип белеп, сөйләшмәве мәкруһ була. Моңа ышанмыйча сөйләшми торган булса, мәкруһ булмас. Хәерле нәрсәләрдән башка нәрсәләр турында сөйләшү мәкруһ була. Игътикяф кылган кеше манарага менеп азан әйтә ала. Манараның ишеге мәчеттән тышта урашкан булса да ярый («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 311-313 бб.; «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 440 б., 449 б.; «Әл-Бахрур Раик», 2 том, 322-323 бб.; «Мәҗмагу-л Әнхур» (Дамат), 1 том, 256 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 578-584 бб.).

ТР мөселманнарының диния нәзарәте сайтыннаналынды.

ЧЫГАНАК: http://intertat.tatar/copayjavap/igtikaf-n-rs-ul/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама