Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңел атлетика популярлаша

Мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча район ярышлары үтте. Әлеге спорт төрен пропагандалау, укучылар арасында көчле спортчыларны ачыклау максатыннан оештырылган бәйгедә уенчылар гына түгел, җанатарлар да күп иде.

– Җиңел атлетика – иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе. Бүген җиңел атлетика программасына 31 дисциплина керә. Шуларның 26сы Олимпия уеннары программасына кертелгән. Укучылар җиңел атлетика ярышларында һәрвакыт теләп катнашалар. Кайвакыт җиңүчеләрне билгеләү дә авыр була, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.

Ярышларда башлангыч сыйныф укучылары – 30 метрга, урта класслар – 60, өлкән сыйныфлар100 метр арага йөгерде. Урыннан ераклыкка сикерү, туп ату кебек бәйгеләрдә дә көчләрен сынады укучылар. 10-11 сыйныф укучылары граната атты.

– Спорт белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Җиңел атлетикадан тыш, волейбол уенын яратам. Алга таба спорт белән ныклап шөгыльләнергә телим. Спортны яраткан кеше дөрес юлдан тайпылмый, – ди Мөслим лицееның 9 сыйныф укучысы Нияз Әхмәтов.

Егет-кызлар һәр ярышта активлык күрсәтте. Җиңүче командаларга һәм шәхси зачетта җиңү яулаган егет-кызларга район мәгариф идарәсенең һәм спорт мәктәбенең Мактау грамоталары тапшырылды.

4 октябрьдә Актанышта ГТО буенча зона ярышлары үтте. Анда Актаныш, Мөслим, Тукай һәм Минзәлә районнары командалары катнашты. Командалар озынлыкка сикерү, гер күтәрү, турникта күтәрелү, граната һәм туп ату, 60 метрга, бер, ике һәм өч километрга йөгерү, җирдән күтәрелү (отжимание) буенча ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Актаныш районы – беренче, Мөслим районы командасы икенче урынны алды. Тукай районы – өченче, Минзәлә командасы дүртенче урында калды.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев