Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җиңел” акча кызыктыра

Мондый оешмалар коммерцияле эшчәнлек алып бару өчен түгел, ә аларның контрагентларының рөхсәтсез операцияләрен яшерү өчен төзелә.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе гражданнарны номиналь җитәкче яисә оешманы оештыручы (“фирма-однодневка”) булуның нәтиҗәләре турында кисәтә. Мондый оешмалар коммерцияле эшчәнлек алып бару өчен түгел, ә аларның контрагентларының рөхсәтсез операцияләрен яшерү өчен төзелә. Кагыйдә буларак, салым түләүдән качу, законсыз барлыкка килгән товарларны легальләштерү, “тере” акча алу өчен. 
Мондый оешмаларны төзү өчен номиналь җитәкчеләр яисә оештыручылар, ягъни түләү алып, оешманы теркәү документларына, салым һәм башка отчетларга кул куючы гражданнар файдаланыла. Мондый эшкә, гадәттә, эшсезләр яисә студентлар ризалаша. 
ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе исегезгә төшерә: кайбер очракларда гражданнарның мондый гамәлләре административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына карый (РФ ҖКның 173.1, 173.2, 199 маддәләре). 
Бу адымга риза булганчы, аның ахыры турында уйлагыз! Гражданнарны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы мәгълүмат РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базасында саклана. Хөкемгә тартылган булу җинаять кылган кешенең статусын аерым чикләүләр белән бәйле. 
“Җиңел” акча бәрабәренә генераль директор булу, әлбәттә, матур яңгырый һәм стипендиягә өстәмә алу кызыктыра. Әмма бу адым киләчәгегезне җимерергә мөмкин. 
Ленар Фәссахетдинов, 
дәүләт гражданлык хезмәтенең 
2 класслы советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X