Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Иделкәем" смотр-конкурсы зона туры узды

19 март көнне район мәдәният йортында балалар театр коллективларының "Иделкәем" республика смотр - конкурсының зона туры үтте. Смотр - конкурста 6 районнан 10 спетакль каралды . Барлыгы 120 бала катнашты. Безнең районнан Балалар сәнгать мәктәбе "Маҗара", Иске Карамалы мәдәният йортыннан "Нур", Метрәй авыл мәдәният йортыннан "Шатлык" балалар театрлары чыгыш ясады....

19 март көнне район мәдәният йортында балалар театр коллективларының "Иделкәем" республика смотр - конкурсының зона туры үтте. Смотр - конкурста 6 районнан 10 спетакль каралды . Барлыгы 120 бала катнашты. Безнең районнан Балалар сәнгать мәктәбе "Маҗара", Иске Карамалы мәдәният йортыннан "Нур", Метрәй авыл мәдәният йортыннан "Шатлык" балалар театрлары чыгыш ясады.

Жюри әгъзәләре теманың актуальлеге, режиссура, актерларның осталыгы, нәфис рәсмиләштерү, сценарий, музыкаль бизәлеш, ут һәм тавыш бизәлеше буенча бәя бирделәр. Җиңүчеләргә "Иделкәем" Республика бәйгесендә үзешчән балалар театр һәм курчак коллективларына "Гран при", "Лауреат", "Дипломант" дигән мактаулы исем бирелә. Смотр-конкурсның йомгаклау этабы Казан шәһәрендә үтәчәк. Барлык катнашучылар да яхшы, профессиональ актер эше өчен диплом белән бүләкләнделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев