Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идел буе федераль округында уздырылучы «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк (республика) этабында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Бүген Казанда «Театраль  Идел буе» Округ фестиваленең экспертлар советы төбәк этабына йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, Театр елы кысаларында  мондый конкурс Россиянең  Идел буе федераль округында беренче тапкыр оештырылды. Анда балалар һәм яшьләр үзешчән театр коллективлары катнаша. Фестиваль Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров теләктәшлеге белән үткәрелә.

Фестивальнең республика этабында катнашу өчен барлыгы 30дан артык гариза кабул ителгән. Алар - мәктәп, балалар иҗат үзәкләре, урта һөнәри һәм югары уку йортлары каршында эшләп килүче  театр студияләре спектакльләре - муниципаль дәрәҗәдәге иҗади марафон җиңүчеләре. ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ф. Р. Бикчәнтәев; Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Э. В. Фәтхуллина; «Идел»  журналының баш мөхәррире, шагыйрь, драматург Ә. Б. Әпсәләмова; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р. С. Фәтхуллин  кергән экспертлар советы 6 җиңүчене сайлап алды. Конкурсның округ этабына 5 мәктәп (балалар) иҗат коллективы һәм 1 студентлар коллективы чыкты:

  • «Про Федота-стрельца, удалого молодца»  спектакле - «Дар» үзешчән мәктәп театр студиясе, Әлмәт муниципаль районы. Режиссеры: М.Н. Зарубежнова
  •  «Колосок» спектакле -  «Серле дөнья» мәктәп курчак театры, Актаныш муниципаль районы. Режиссеры: Н.Ф.Фасхиева  
  • «Кәҗүл читек» спектакле (Г.Исхакый әсәре буенча) – Буа шәһәрендәге 5нче гимназиянең «Сәләт» театр коллективы. Студия җитәкчесе: Л.Т.Исхакова
  • «Жил-был пес» спектакле - Чаллыдагы  61нче гимназиянең «РИФ»  театр студиясе. Студия җитәкчесе: Г.И.Иванова
  •  «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектакле «Сәхнә» балалар театры, Мөслим муниципаль районы. Авторы: И.Г.Зәйниев, режиссеры: И.А.Әюпова   
  •  «Парковка» спектакле (Сөмбел Гаффарова әсәре буенча) - Казан дәүләт мәдәният институтының II курсы. Режиссеры: Олег Кинзягулов.

«Уку йортында театр түгәрәге яки студия булу уку процессына  уңай йогынты ясый. Чөнки театр аша социальләшү шәхес буларак формалашуда мөһим роль уйный. Балалар һәм яшьләр театр хәрәкәтен формалаштыру өчен шартлар тудыру, шулай ук аны популярлаштыру - мәдәни сәясәтнең бер юнәлеше. «Театраль  Идел буе» фестивале - моның бер мисалы», - дип ассызыклады «Театраль Идел буе» округ фестивале  республика этабының экспертлар советы әгъзасы, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты  директоры  Эльмира Фәтхуллина.

Хәзер республиканың иң көчле коллективларына 1 августтан 31 октябрьгә кадәр узачак фестивальнең Округ этабында җиңү өчен көрәшергә туры киләчәк.

Финалда иң яхшыларны тамашачылар тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар, моның өчен  «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этапларында җиңүчеләр спектакльләре Интернет челтәрендә урнаштырылачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм иң яхшы мәктәп театрлары, шулай ук «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Шәхси номинацияләрдә конкурс лауреатлары призлар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче коллективлар яңа спектакльләр кую өчен максатчан грантлар алачак.

Белешмә өчен: «Театраль  Идел буе» округ фестивале — Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты, ул яшьләргә юнәлдерелгән, аларның мәдәни күзаллауларын киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрен формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру максатын күздә тота.

Фото – http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1517758.htm алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X