Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде буынын белә

Мөслимлеләр бик күп конкурс һәм бәйгеләрдә катнаша. Генеалогик тикшеренүләргә нигезләнеп, республика күләмендә уздырылган “Минем шәҗәрәм” конкурсында катнашкан, Регина Басыйрова өченче урын яулады. 

Регина – Мөслим лицееның икенче сыйныфында белем ала. 8 яшьлек кыз үзенең эшен әнисе Лилия ярдәмендә башкарып чыккан. 
– Һәр бала үзенең нәсел-нәсәбен белеп үсәргә тиеш. Яшь буын әби-бабайларның кем булуын, аларның ничек көн иткәнен белеп яшәргә тиеш. Бәйгедә катнашырга кызымның укытучысы Светлана Иванова этәргеч бирде. Тәвәкәлләдек тә, эшкә тотындык. Шәҗәрәбезне иҗади яктан килеп төзедек. Кул эше булгач, бик үзенчәлекле килеп чыкты, – ди Лилия. 
“Минем шәҗәрәм” конкурсы мәктәп укучылары арасында ел саен уздырыла. Узган ел бу бәйгедә 400дән артык кеше катнашса, быел конкурста 908 укучы көч сынашкан. Регинаның эше “иң-иңнәр” арасына керүе юкка түгел. Аерым бер зәвык белән һәм иҗади якын килеп ясалган шәҗәрә китабы Регинаның ике яклап та әби-бабайлары турындагы мәгълүматларны үз эченә алган. 
– Шәҗәрәбезне булдыру турында балалар бакчасына йөргәндә үк уйлап йөрдем, – дип елмая Регина. – Карт әбием Сәрияне “тере легенда” дип әйтсәк тә буладыр, аның белмәгән әйбере юк. Югары Табын авылында гомер кичерүче әбиемдә үзенең әнисе, әтисе, ерак туганнарының фотосурәтләре бар. Барысын да бик кадерләп саклый ул. Альбомнардан елмаючы апа-абыйларда мин үземнең чалымнарны да күрәм. Шәҗәрә ясаганда әбиемнең дә зур ярдәме тиде безгә, – ди Регина. 
“Минем шәҗәрә” республика конкурсына 28 майда йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы август аенда Казан шәһәре архивында булачак. 
– Регина кызыбыз, конкурсның муниципаль турында катнашып, беренче урын яулагач, изге теләкләр белән оныгыбызның эшен башкалага озаттык. Меңгә якын эш арасыннан җиңүчеләр исемлегенә керү – үзе бәхет бит инде ул! “Бүләккә электрон китап бирәбез” диделәр. Укуда сынатмаган, гел “5”ле билгеләренә генә укыган кызыбыз алга таба да укуда – беренче, безнең шатлыгыбыз булыр, дип ышанабыз, – ди Әлфинур әбисе. 
– Гаилә шәҗәрәсен төзү – бик авыр, катлаулы әйбер инде ул. Көч, сабырлык таләп итә. Һәрдаим эзләнүдә булдылар безнекеләр. Шәҗәрә бит ул кич утырып кына төзелә торган әйбер түгел. Аның өчен айлар, еллар да аз. Ике елдан артык вакыт үткәндер, бәлки. Ләкин кызларым шәҗәрәне җиренә җиткереп төзеделәр, мәгълүматны барладылар, тупладылар. Бөек Ватан сугышында бик күп туганнарның катнашканын белдек. Регинабызның ерак-ерак бабасының сугыштан исән кайтуы, ләкин бер кулының сөяге бөтенләй булмавы да ачыкланды. Үземнең буын яклап тәрбиягә алынган балаларның күп булуы ачыкланды. Аларның да, бертуганнар кебек якын булып, бергә, бербөтен булып яшәүләре дә билгеле. Танылган туганнарыбыз булуын да исәпләп чыгардык. Карт әбинең энесе Рәшит Вагыйзов – Казанның Идел буе районы администрациясендә район башлыгы ярдәмчесе, тагын бер туганыбыз Салихҗан Вагыйзов баш инженер булган. Нарат Асты авылында гомер иткән тыл ветераны, бик күп орден-медальләр иясе Вахит Гайнетдинов гомер буе председатель булып эшләгән. Менә шундый кызыклы фактлар ачыкланды, туганнар барланды. Ләкин шәҗәрә конкурсында катнашуның иң авыр башы миңа төшкәндер. Балаларыбыз кечкенә булгач, аларны тирбәтеп йоклату күпчелек үземә туры килде, – ди Регинаның әтисе Рөстәм Басыйров. 
Конкурста катнашып, мәгълүматлар туплап, Басыйровлар төрле якларда, төрле төбәкләрдә гомер кичерүче туганнарын барлаган. Нәсел-нәсәпне дәвам итүче, туганлык җепләрен ныгытучы мондый бәйгедә беренче тапкыр гына катнашкан Басыйровлар эзләнүләрен алга таба да дәвам итәчәкбез, диләр. 

Лилия Шәймиева. 
Фото – Басыйровларның 
гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X