Җиде айлык бала комада
10 февраль көнне Мөслим-Актаныш юлында (Метрәй тавында) юл-транспорт һәлакәте булды.
14 нче модельле жигулидагы хатын-кыз дөрес тизлек сайламыйча, юл билгесенә бәрелеп, юл читенә төшә. Бәрелү нәтиҗәсендә машина эчендәге җиде айлык бала комага китә. Бүген сабыйның гомере өчен табиблар көрәшә, дип хәбәр итәләр районның ЮХИДИ инспекторлары.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев