Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүче - Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында җиңүче исеменә Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары лаек булды. Аларның фотосы өчен барлыгы 399 кеше тавыш биргән. Икенче призлы урынга, 93 тавыш җыеп, Шуганка авылыннан Ләйсән Абдуллина сыйныфы лаек булды. Өченчедә Вәрәшбаш мәктәбе укучылары. Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәсәнова. Алар барлыгы 84 тавыш җыйды. Мөслим гимназиясенең Талия...

"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында җиңүче исеменә Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары лаек булды. Аларның фотосы өчен барлыгы 399 кеше тавыш биргән. Икенче призлы урынга, 93 тавыш җыеп, Шуганка авылыннан Ләйсән Абдуллина сыйныфы лаек булды. Өченчедә Вәрәшбаш мәктәбе укучылары. Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәсәнова. Алар барлыгы 84 тавыш җыйды. Мөслим гимназиясенең Талия Җиһангирова сыйныфы "Зур активлык күрсәткәне өчен" номинациясендә җиңү яулады. Мәлмкә Ханафеева юллаган фото һәм аның сыйныфы "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә бүләкләнә. P.S. Фотоконкурсны оештыручы - Мөслим матбугат үзәге үз карары нигезендә, гадел булмаган тавыш бирү очраклары ачыкланганда, әлеге конкурсантларны бәйгедән төшереп калдырырга хокуклы. Җиңүчеләр спонсорыбыз - "Мизгел" яшьләр үзәге әзерләгән бүләккә ия булдылар. Барлык җиңүчеләрне җомга, 5 май көнне 13.00 сәгатьтә Матбугат үзәгендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев