Реклама
28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) hәм Мөслим мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат, үзешчән...
28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) hәм Мөслим мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат, үзешчән курайчы Харис Җиhаншин II дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләр шәhәрнең "Чишмәләр" халыклар дуслыгы йортында узган гала-концертта катнаштылар, барысына да диплом hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз