Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗатка гашыйк Эльза

Иҗат белән кызыксынучы­лар Тугаш кызы Эльза Хисами­ева белән таныштыр, дип уй­лыйм. Кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнә ул. Иҗатның да төрле юнәлешләрендә үзен сынап карый.

Эльзаның кул эшләре белән шөгыльләнүе турында язган идек. Сәйлән белән чәчәкләр ясый, кулъяулыклар чигә Эльза. Төрле конкурсларда шигырьләр укыга­ны да булды. Үзе дә шигырьләр иҗат итә. Алай гына да түгел, аның шигырьләренә язылган җырлар да бар. “Бүгенге көндә җиде җырым бар”, – ди Эльза. Шуларның дүртесен райондашыбыз үзе башкара. Шигырьләргә көйне Башкортостанның Балтач районы Иске Балтач авылында яшәүче Рим­ма Шакирова иҗат иткән.

Җыр-моңга сәләт Эльзага әнисе Вәсилә апа белән әбисе Наилә ападан күчкән. Аларның гаилә ансамбле районкүләм смотр- конкурсларда да еш чыгыш ясый. Район сәнгать мәктәбенең вокал һәм баян классларын тәмамласа да, җырчы буларак Эльза беренче тап­кыр 2012 елда “Йолдызлык” эстра­да фестивалендә чыгыш ясый һәм бәйгенең икенче турына уза.

– 2012 елга кадәр сәхнәгә нәфис сүз белән генә чыга идем. “Йолдызлык” фестивалендә кат­нашып, бәйгенең икенче турына үткәч, җырлый башладым, – ди Эльза Хисамиева. – Мин талгын җырларны үз итәм. Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова иҗатын яра­там. Җырга мәхәббәт яшәргә – көч, иҗатка дәрт бирә, илһамландыра.

Узган ел күрү мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Чулман дул­кыннары” татар җыры регионара фестивалендә Эльза икенче дәрәҗә лауреат исемен алган. Бүгенге көндә Эльза “Күңел” радиосының 25 еллык юбилее уңаеннан оешты­рылган “Безнең җырчы. Яңа буын” республикакүләм проектында кат­наша. Эльза анда үзе иҗат иткән “Туган ягым” җырын тәкъдим итә. (Сүз уңаеннан, әлеге бәйгедә та­гын бер райондашыбыз – Олы Чак­мак егете Фәнис Хөснетдинов та катнаша). Проектта Татарстан һәм Башкортостан республикаларын­нан, шулай ук Пенза, Ульяновск өлкәләреннән килгән җырчылар көч сынаша. Бүген җиңүчеләр өчен тавыш бирү бара.

Эльза хәйрия концертларында да катнаша. Азнакайның “Җырлы язмышлар” төркеме белән Азна­кай һәм Мөслим районнары авыл­ларында гына түгел, күрше-тирә район-шәһәрләрдә дә чыгыш ясый райондашыбыз.

Римма Афзалова.

Гөлия Ибатуллина фотосы. “Шәһри Чаллы” газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев