Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗади мирасны өйрәнәбез

Мөслим гимназиясе базасында укучыларның һәм укытучыларның VI республикакүләм “Фоат Садриев укулары” фәнни-практик конференциясе узды.

 Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалының “Мәйдан” журналы редакциясе, Алабуга дәүләт педагогия институты, Яр Чаллы һәм Әлмәт язучылар берлеге әгъзалары, район мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрде. Конференция эшендә прозаик, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданы Фоат Садриев катнашты.

– Язучының иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатында мондый укулар ел саен үткәрелә. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатында уздырылган бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта баруы куандыра, – ди балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 
Фоат Садриев укулары кысаларында Фоат Садриев иҗаты, шулай ук Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗаты өйрәнелә һәм тикшерелә. 
– Конференциянең максаты – эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру. Хәзерге заман укучысының культура дәрәҗәсен, социаль активлыгын үстерү һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү. Бүгенге көн укучысының әдәп-әхлак идеалларын билгеләү, укучыларда туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү беркайчан да соң түгел, – ди Фоат Садриев. 
Чарада катнашкан 69 укучы һәм укытучы өч секциядә эшләде. “Фоат Садриев. Заман һәм шәхес” секциясендә Тат. Бүләр урта мәктәбе укучысы Гөлназ Шәйдуллина җиңүче булды. Лицейдан Аделина Бикмурзина – икенче, гимназиядән Алинә Хәйретдинова өченче урынны алды. “Якташ язучыларыбызның иҗатын өйрәнү” секциясендә Баек һәм Яңа Усы мәктәбе укучылары Адилә Хаҗиева белән Ренат Низамов икенче урынга лаек булды. Күбәктән Ләйсән Хәмәтшина – өченче урында. “Укытучы – иҗади шәхес” секциясендә Михайловка мәктәбе укытучысы Резеда Ихсановага, лицейдан Эльвира Ситдыйкова белән Ләйсән Сафинага икенче урын бирелде. Мари Бүләр мәктәбе укытучысы Лилия Гыйльфанова – өченче урында. Проект эшләре буенча “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Гайфиева җиңүче дип табылды. Тат. Шуран мәктәбе укытучысы Венера Шаева – икенче, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Айзирә Вәлиуллина өченче урынны алды. Презентацияләр буенча Түбән Табын мәктәбе укытучысы Әлфия Шакировага икенче урын бирелде. Җиңүчеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына, район мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләренә лаек булды. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. 
Лилия Шәймиева. 
Фото – мәгариф идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X