Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү яулаган "ЦВР" командасы Болгар шәһәренә барачак

2 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының финалы узды. Акыл бәйгесендә ярымфиналда җиңү яулаган Мәгариф идарәсендә эшләүче яшь диреторларның "Комета", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР", Вәрәш-Баш авылы мәктәбе укытучыларының "Укымышлы ябалаклар" командалары килде. Район Советының аппарат...

2 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының финалы узды. Акыл бәйгесендә ярымфиналда җиңү яулаган Мәгариф идарәсендә эшләүче яшь диреторларның "Комета", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР", Вәрәш-Баш авылы мәктәбе укытучыларының "Укымышлы ябалаклар" командалары килде. Район Советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов яшьләрнең интеллектуаль потенциалын югары бәяләде, әрайон Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов уеннарны алга таба да дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Яббаров җитәкчелегендәге компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: 23 балл белән "Комета" командасы 3 урынны яулады, 25 балл җыеп "Укымышлы ябалаклар" икенче урынд, 33 балл белән "Мөслим даһиллары" исеменә "ЦВР" командасы лаек дип табылды! Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен 1500, 2000 һәм 2500 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Финалистларны шушы көннәрдә тарихи ядъкәр - Болгар шәһәренә экскурсия да көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев