Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы байлык –күңел байлыгы

Кешене кеше итүче, аны Аллаһка якын итүче вә ахирәттә күтәрүче бердәнбер фазыйләт – канәгатьлектер. Пәйгамбәребез (с.г.в.) иманның яртысы – сабырлык, яртысы шөкерана кылу, дигән.

Аллаһның яраткан гүзәл дөньясында сау-сәламәт йөрү, Аның яраткан гүзәллекләрен күрү, чишмә чылтырауларын, кошлар сайрауларын ишетү нинди сөенеч?! Ә шул гүзәллекнең кадерен беләбезме, шөкерана кылабызмы? Әйе, без каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, табигать матурлыгы белән хозурланырга, “Сөбханаллаһ” дияргә, бер-беребезгә кадер-хөрмәт күрсәтергә дә вакытыбыз калмый. Ә гомер озынмы, кыскамы? Әйе, гомер бик кыска, берәү дә яшәүдән туймый. Дөнья мәшәкатьләре белән гомернең узганын сизми дә калабыз. Артыбызга борылып карасак, поезд киткән, яшьлек үткән, кире кайту капкасы ябылган була. Аллаһ үзенең мөлкәтенең йөздән бер өлешен генә бу дөньяда безгә биргән, ә 99 өлешен ахирәткә калдырган. Ир белән хатын, әти-әни һәм балалар бергә яши торган вакыт тагын да кыскарак, шуңа күрә тагын да кадерлерәк булырга тиеш. Бергә яшәгән һәр минутны, Аллаһтан олы нигъмәт диеп белеп, матур итеп гомер кичерик. Аерылганга кадәр – бергә булуның, авырганга кадәр сәламәтлекнең кадерен белеп, шөкерана кылып яшәсәк иде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X