Иң яхшы яшь хезмәткәрләрнең берсе – Мөслимнән Рафис Бәдретдинов
27-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләр арасында һөнәри осталык конкурсы узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Аграр яшьләр берләшмәсе" тарафыннан оештырылган әлеге конкурста 200 заявка арасыннан 130 катнашучы сайлап алынды. Конкурста райондашыбыз - "Намус" агрофирмасы баш инженеры Рафис Бәдретдинов та катнашты. Рафис, үз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев