Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы "селфи"га конкурс игълан ителде

Яшәгән җирлегебезне тагын да төзекләндерү, яшелләндерү максаты белән быел гына да район үзәгендә 1500нан артык куак, 1600 чамасы агач утыртылды. Агачны утырту белән генә эш төгәлләнми. Үсентеләрне тәрбияләргә дә кирәк. Озак вакыт яңгыр булмау сәбәпле, агачлар корырга мөмкин. Шуны күздә тотып, районда яшәүчеләр арасында конкурс та игълан ителде.

Конкурста катнашыр өчен район үзәгендә утыртылган яшь агачка су сипкәндә фотога төшәргә һәм Вконтакте социаль челтәрендәге "Без Мөслимлеләр!" төркеменә урнаштырырга кирәк. Иң матур сэлфи ясаган кешенең фотосына район башлыгы үзенең имзасын куячак.

Конкурста авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә катнаша ала.

Агачларны тәрбияләп үстерүгә, җирлегебезне яшелләндерүгә бергәләп көч куйыйк. Республикада иң яшел район исемен алу өчен бергәләп тырышыйк! Без кемнәр? Без - Мөслимлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев