Мослим

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” – Мөслимдә

2014 елда грантлы бәйгеләрдә актив катнашып, 5 мәктәп, мәктәптән тыш эшләр үзәге республика грантларына ия булдылар. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасы 1 млн. сумлык грант отты.

"Татарстан эрудитлары - 2014" республика фән бәйгесендә гимназия һәм лицей укучылары "Аерым фәннәр буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен" диплом һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Түбән Табын мәктәбе укучысы рәсәйкүләм фәнни-техник иҗат күргәзмәсендә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Мәктәп өстәмә белем бирү буенча республика грантына лаек булды.

Лицей укучылары "50 инновацион идея" республика бәйгесендә призлы урынга лаек булды һәм Дәүләт Думасында үткән рәсәйкүләм "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" конференциясендә катнашуга ирештеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: