Мөслим-информ

Иң татлы тел – туган тел

Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр.

Бүген милли телләрне саклау проблемасы халыкара дәрәҗәдә игътибар үзәгендә тора. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында , шулай ук 21февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан «Үзәкләштерелгән китапханә» хезмәткәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп – интернатының 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты – укучыларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә һәм башка телләргә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: