Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы үзешчән театр коллективлары 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

2017 елда авыл мәдәният йортларының театр коллективлары үз тамашачыларын төрле жанрлардагы сәхнә әсәрләре белән куандырдылар. Ә инде уңышлы чыгыш ясап, зона турын үткән үзешчән коллективлар район сәхнәсендә чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләр буенча, үзешчән театр коллективлары арасында җину яулаган театрның сәнгать җитәкчеләре, режиссерлары тәбрикләнде. Данил Салиховның "Булса кодаң генерал" комедиясен сәхнәгә куйган Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Гараева, Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" исемле әсәрен куйган Салауз Мухан мәдәният йорты директоры Ильмира Әюпова, Флорид Бүләковның "Әбиләргэ тагын ни җитми?" исемле лирик комедиясен тамашачы игътибарына тәкъдим иткән Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең дипломы һәм 10 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнделәр. Тәбрикләүләрдән соң, Театр айлыгын йомгаклау уңаеннан XVI "Идел-йорт" Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып Гран-при алган Мөслим район мәдәният йорты халык театры үзешчәннәре тарафыннан К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы кабаттан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X