Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң мөһиме – кешеләрнең бәхетле яшәве

Мөслимебез көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Экскурсиягә килгән кунаклар да җирлегебезнең матурлыгына сокланып китә. 1-8 июнь көннәрендә Мөслимдә халыкара лэнд-арт фестивале узасын хәбәр иткән идек инде. Төрле илләрдән килгән көчле командалар берничә көн дәвамында үз идеяләрен тәкъдим итәчәк.

Фестивальгә әзерлек күптән башланды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Барселонаның баш архитекторы Висенте Галларт һәм Германиядән архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм зур бүләкләрнең берсе – Ага Хан архитектура премиясе иясе Анна Грихтинг “Кояшлы Ык” ял паркында, Мөслим үзәгендә, музейда булды. Кунаклар җирлегебездәге төзелешләр, яңарту-реконструкция эшләре белән танышты. 
– Мөслимнең исеме дә матур яңгырый, биредәге эшләр дә бик матур итеп, аерым бер зәвык белән эшләнгән. Халыкка яшәү һәм культуралы ял итү өчен уңайлы мохит тудырылуын, бик күп ял урыннары булдырылуын күреп китәбез. Мөслим халкы бик кунакчыл да икән. Милли традицияләрне барлап, гореф-гадәтләрне, үткәннәрне күз карасыдай саклаулары да игътибарга лаек. Музеегыз да бик үзенчәлекле, матур итеп эшләнгән, археологик экспонатларны бик кызыксынып карадык, – диде архитектор, урбанист, укытучы Анна Грихтинг. 
Кунаклар Мөслимдәге төзелешләрне дә, “Кояшлы Ык” ял паркында тормышка ашырылучы колачлы проектларны да, әлеге эшләрне башкаруда янып йөрүчеләрнең хезмәтен дә югары бәяләде. Гаилә аланында кунаклар сирень куаклары һәм алмагачлар утыртты. 
– Иң мөһиме – җирлектә кешеләрнең бәхетле гомер итүе. Әгәр социаль мәсьәләләр хәл ителә һәм кешеләр яхшы яши икән, бу – уңышка беренче адым. Мөслим күпләп инвестицияләр һәм туристлар җәлеп итә. Бу бик сөенечле, әлбәттә. Тормыш, яшәеш сыйфаты да беренче урында булырга тиеш. Яңа һәм креатив идеяләр белән яшисез. Димәк, сез башка талантлы кешеләрне дә җәлеп итәсез, дигән сүз. Мондый парклар чит илләрдә генә бар, дип уйлый идем. Татарстан Мөслим районы белән чиксез горурлана ала. Без утырткан агачлар тирә-якка ямь биреп утырыр, һаваны да саклар, – диде Висенте Галларт. 
Экскурсиядән соң кунаклар мөслимлеләрне үзләренең тикшеренү эшләре белән таныштырды, яңа проектлар турында сөйләде. 
– Мөслимнең матурлыгы һәм төзеклеге турында мин соклану, гаҗәпләнү сүзләре генә әйтә алам. Җирлек Татарстанның башкаласыннан һич тә калышмый. Германиядә, Швейцариядә күрергә теләгән үзәк – җәяүлеләр урамы Мөслимдә дә бар! Бу һич тә арттыру түгел!– диде Наталья Фишман. 
Әйе, дөньяның үзәгенә әйләнгән Мөслимне күрергә теләүчеләр саны арта. Кайчандыр Яр Чаллы, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән килгән кунакларга да чиксез сөенгән булсак, хәзер ерак чит ил вәкилләре дә килеп, бездәге төзеклекне күреп, тәҗрибә уртаклашып, үзләренә нидер алып китәләр. Чыннан да, килгән кунакларны гаҗәпләндерерлек матур эшләребез бар. Без мөслимлеләр бит! 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев