Иң кечкенә футболчы
Яңа туган балада тәм тою рецепторлары олы кешенекенә караганда өч тапкыр күбрәк.
2013 елгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, баланы күкрәк сөте белән имезү хатын-кызларда Альцгеймер чире барлыкка килүне 22 процентка киметә.
Невролог-табиблар нарасыйлар берничә ел төш күрми, дип исәпли.
1985 елга кадәр табиблар балаларны авырту сизми дип уйлаганнар, шуңа тарихта сабыйлар өчен анестезиясез үткәрелгән операцияләр дә бар.
1920 елларда Америкада сәер җайланма уйлап чыгаралар: күпкатлы йортларда балалар өчен читлекләр элеп куялар. Шулай итеп балаларның урамда һава сулап керүләре әлеге җайланма ярдәмендә хәл ителә.
Бразилиядә әниләр, үзләре имезә алмаган очракта, баланы ана сөте белән туендыру үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Иң кечкенә профессиональ футболчы дип 20 айлык Бельгия командасы уенчысы санала.
Балаларның тәнендә, зур кешенекенә караганда, сөякләр саны 60ка күбрәк.
Яңа туган баланың организмында хәрәкәт итүче кан бер чынаякка сыярлык дәрәҗәдә аз.
Туганнан алып “олы тормыш тәртипләре”нә өйрәткәнче бер балага якынча 8 мең аслык (подгузник) кирәк.
Туган вакытта бала организмында бер бактерия дә булмый.
Яшь ата-аналарга баланың беренче ике елында якынча 4380 сәгать сәламәт йокы вакыты җитеп бетми. Бу сәгатьләрне бергә кушсаң, якынча 6 ай килеп чыга.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев