Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» уенчысы Владимир Ткачев: Җиңү өчен гол җитмәде

«Ак Барс» хоккейчылары үз бозында «Салават Ююлаев» командасына оттырды.


("Татар-информ", Фәрит Салихов). «Ак Барс» командасының «Салават Юлаев»ка оттыруында (0:1) Казан уенчыларының тиешенчә әзерләнмәве сәбәп түгел. Команда һөҗүмчесе Владимир Ткачев уеннан соң шундый фикер җиткерде.

«Әзерлек ягыннан проблема булмады. Җиңү өчен гол кертү җитмәде. Көндәшләрнең капкачысы яхшы уйнады, ә без кертә алмадык. Бу ялгышларны төзәтергә кирәк», - диде Владимир Ткачев.

Сүз уңаеннан, бер атна элек «Ак Барс» әлеге көндәшен Уфа бозында 5:0 исәбе белән откан иде.

«Ике уен арасындагы аерма нидәме? Мөмкинлекләрдән файдалануда. Бүген без алардан файдалана алмадык», - диде Ткачев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев