Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң бәхетле әни

Әле мәктәптә генә уку­чы Эльзаның шушы сүзләре фәрештәләрнең “Амин!” дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Эль­за Ибраһимова бүген – биш баланың кадерле әнисе!

– Үскәч, минем биш балам булачак! Менә күрерсез әле, мин иң бәхетле әни булачакмын!

 

“5”ле билгеләренә генә укучы кыз икътисадчы булу турында хыяллана. Саннар дөньясында иркен йөзгән кыз­дан яхшы икътисадчы чыга­чагына математика укыту­чысы Рәйсә Минһаҗетдинова шикләнми. Тик Эльзаның хыя­лы чынга ашмый.

– Мәктәпне тәмамлагач, Тат. Бүләр мәктәбендә вожатый бу­лып эшли башладым. Балалар белән уртак тел тапкач, чакрым­нар ераклыгы сизелмәгәндер, күрәсең. Бер ел эшләгәч, до­кументларны Яр Чаллы пе­дагогия институтына тап­шырдым. Читтән торып укы­дым һәм шул ук вакытта Чал­лы мәктәпләренең берсендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттым, – дип искә ала Эльза.

Еллар агымсу кебек тиз уза. Өч елдан соң Эльза булачак тор­мыш иптәше – Актаныш егете Зинфир белән таныша. Зинфир да Эльза кебек олы йөрәкле, киң күңелле егет булып чыга. Уй- фикерләре тәңгәл килгән яшь парның хыялы да бер булып чыга – ишле гаилә кору.

– Без гаиләдә ике генә бала үстек. Кечкенәдән үк күпбалалы гаиләләргә кызыгып: “Минем дә берничә апам, энем, абыйларым булсын иде!” – дип хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты: биш балам бер-берсенә терәк булып үсә. Туганлык җепләрен кадерләп, кирәк чакта бер- берсенә ярдәм итеп, үзара ихти­рамлы булып яшиләр. Әти-әни өчен тату гаилә – иң зур бәхет ул! – ди Эльза.

– Гаилә учагының җылысын саклау күп очракта хатын-кыз­дан тора. Тормыш иптәшем ел­лар дәвамында пар канатым, сердәшем булып янәшәмнән ат­лый. Аның белән үткән еллар мизгелгә тиң. Хатын-кыз ми­нем Эльзам кебек мәрхәмәтле, нәзакәтле, сабыр булырга тиеш, дип уйлыйм. Балалар өчен Эльза – үрнәк әни. Характеры белән укытучыны хәтерләткән хәләлем булганда мәктәпнең авыр программалары да җиңел бирелә, – ди Зинфир, елмаеп.

Эльза бер-бер артлы дүрт малай алып кайта. Көтелгән кызы – Әминәне кочу бәхете аңа тугыз ел элек елмая. Ләкин бу бәхет югалту ачысы белән дә бәйле. Бертуганы Илдар 36 яшендә яман шештән вафат була. Әти-әни назыннан мәхрүм калган 1 яшьлек Әминә Эльза һәм Зинфир янәшәсендә гаилә җылысын таба. Кызга бүген – 10 яшь. Эльза белән Зинфирның уллары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Мәктәптә яхшы укулары, спорт ярыш­ларында җиңүләре белән сөендергән егетләр алар. 24 яшьлек Рөстәм гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, әти- әнисе кебек эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Раилгә – 18 яшь. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, быел Мәскәүнең “Югары икътисад мәктәбе” ин­ститутына укырга кергән. “Го­родское планирование” факуль­тетында белем алучы егет тирә- юнь мохитне төзекләндерү, ма­турлау хыялы белән яши. Ра­нис Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала. Газета укучыларыбызга аның исеме яхшы таныш. Спорт ярышла­рында беренчелекне бирмәгән егет киләчәген спортка багыш­ларга тели. Ильяс лицейның 5 сыйныфында укый. Әминә – Мөслим гимназиясенең 3 сый­ныф укучысы.

– Ходай бирсә, тагын бала алып кайтыр идем. Моннан өч ел элек беренче оныгым Ра­дель тугач, кабаттан әни булу теләге барлыкка килде. Нәни бала – өйнең яме бит ул. Бер генә бала алып кайтып, тор­мышларын шул балага багыш­лаган әниләрне аңламыйм. Ишле гаиләдә бәхет ташып тора кебек. Балаларыбыз исән-сау, бәхетле, озын гомерле булсын, – ди Эльза.

Эльза тормыш иптәше Зин­фир белән 1999 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Укуын тәмамлап, кулына ди­плом алгач, район мәгариф бүлеге ишеген шакый ул. Укы­тучыларга кытлык заман түгел шул! Эльзага район үзәгендә дә, якын-тирә авылларда да эш та­былмый. Район мәгариф бүлеге мөдире Үрәзмәт мәктәбендә эш тәкъдим итә. Тик яшь бала белән иң ерак авылларның берсенә йөреп эшләү мөмкинмени?! Гаиләне туендыру, тормыш алып бару өчен бердәнбер юл – үз эшеңне булдыру. Шушы фикергә килеп, ирле-хатын­лы үз эшләрен ачып, бюджет учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итә башлый­лар. Район үзәк хастаханәсенә, мәктәпләргә, балалар бакча­ларына ризык китерү буенча оештырылган тендерларда гел алар җиңә. Башкача мөмкин дә түгел! Гомер буе намусы куш­канча яшәгән Эльза район­дашларыбызны кулай бәядән булган сыйфатлы ризык белән тәэмин итә. Ибраһимовлар ре­спубликадагы дистәләгән рай­он мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын продукция белән тәэмин итә!

– Бүгенге көндә без Мөслим һәм Сарман районнары мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына, Актаныш гим­назия-интернатына һәм кор­рекция мәктәбенә, Мөслим тех­никумына, Яр Чаллы, Түбән Кама кадет мәктәпләренә про­дукция китерәбез. Зинфир – гаиләбезнең тоткасы, алтын баганасы. Әниебез Луиза да безнең белән гомер кичерә. Авыр вакытларда төпле сүзе белән ярдәм итүче, киңәшләре белән дөрес юл күрсәтүче әниебез балалар үскән чорда иң зур ярдәмчебез булды, – ди Эльза.

Максаты булганнар таулар күчерә ала, диләр. Замана белән бергә атлаучы Эльза – нәфис, нәзакәтле дә, көчле характер­лы, ныклы ихтыяр көченә дә ия хатын-кыз. Йөз-кыяфәте белән дә, гамәлләре, уйлары белән дә матур ул!

Лилия Шәймиева.

Фото – Ибраһимовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев