Мослим

Иң активлар “Мизгелдә”

"Мизгел" яшьләр үзәге ул - үзенә күрә бер дәүләт. Кешеләргә булышырга теләк белдерүче, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылучы, эштә актив һәм матур итеп ял да итә белүче егет-кызлары белән дан тота ул. Әлбәттә, сүзебез "Искра" активистлар хәрәкәте турында. Быел составыбыз яңарып, тагын да тулыланды. Яшь егет-кызларыбыз бик актив, чая,...

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә "Искра" активистлар хәрәкәте һәрдаим акцияләр оештырып тора. Шуларның берничәсенә аерым тукталып китәсе килә.

"Сәламәт Мөслим" проекты кысаларында чираттагы акция "Тәмәке тартучыларга каршы көрәш!" лозунгасы астында үтте. Шунысы күңелне сөендерә, Мөслимебез урамнарында төтен корбаннары кими. Даими рәвештә "АвтоХам" акциясен уздырып торабыз. Кызганычка каршы, шоферларыбызның барысы да җәяүлеләргә карта якты чырайлы, кече күңелле түгел. Машиналарын да махсус туктау урыннарына куймыйлар. Шул рәвешле янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәте машиналарына зур комачаулык тудыралар. Бәхетсезлек үз башыңа килмичә, моны аңлау авыр ахрысы.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Аяз күкләр бүләк итүчеләр" исеме астында баннер ясап, дүрт акция оештырылды. Һәр теләгән райондашыбыз сугышта катнашкан, хәбәрсез югалган якыннарының исемнәрен баннерга мәңгеләштерә алды. Хәзерге вакытта исән булган ветераннарыбызны да онытмыйбыз, хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашып торабыз.

"Искра" активисты Илмир Закиров "Безнең Җиңү" Республикакүләм патриотик видеоязмалар конкурсына Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннуров Мансур абый турында видеотасма ясап җибәрде. Автор, Республика турында җиңеп, Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булды.

Кечкенә дусларыбыз турында да онытмыйбыз, чөнки балалар - безнең киләчәгебез! Шушы максаттан, 30 май көнне Мөслим урта мәктәбе ишек алдында "Якты мәйданчык" дип аталган акция булып узды. Акция кысаларында бердәмлеккә, оешканлыкка, спортка юнәлтелгән төрле кызыклы уеннар, флешмоб, мастер-класслар үткәрелде. 1июнь - Халыкара балаларны яклау көне дә игътибарсыз калмады. "Яшьлек" спорт комплексында балалар өчен "Бәхетле балачак" бәйрәме гөрләде.

Алда җәйге каникуллар. Яшьләребезнең ялларын кызыклы, истә калырлык итеп үткәрү - безнең бурыч. Яшьләр үзләре никадәр актив булсалар, чаралар да шуның кадәр кызыклы булачак. Бергә-бергә эшлик һәм ял итик, дуслар!

Барлык чаралар турында мәгълүмәтне vk.com/mc_mizgel группасыннан табарга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: