Реклама
"Инглиз теле атналыгы" кысаларында Мөслим гимназиясендә "Хәзинә эзләү" дигән квест-уен формасында дәрес узды. Укучылар Кыш Бабай яшергән тәмле хәзинә эзләделәр, тик ул хәзинә табар өчен инглиз телендә катлаулы һәм кызыклы мәсәләләр чишәргә туры килде. Балалар югалып калмадылар һәм бар авырлыкларны уңышлы җиңеп чыктылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз