Мөслим-информ

Хәйрия акциясенә кушыл

Мөслим муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый совет үзенең чираттагы утырышында хәйрия фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Хәйрия фестивале кысаларында район мәдәният йортында 30 нчы октябрь көнне зур концерт булачак. Концерттан кергән акча тулысынча Ләйлә Гардисламованы Германиядә дәвалау өчен тотылачак. Керү бәясе - 200 сум. Хөрмәтле райондашларыбыз, барыгызны да бу...

Мөслим муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый совет үзенең чираттагы утырышында хәйрия фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Хәйрия фестивале кысаларында район мәдәният йортында 30 нчы октябрь көнне зур концерт булачак. Концерттан кергән акча тулысынча Ләйлә Гардисламованы Германиядә дәвалау өчен тотылачак. Керү бәясе - 200 сум.

Хөрмәтле райондашларыбыз, барыгызны да бу акциядә актив катнашырсыз дип ышанабыз. Мөслимлеләр һәрвакыт киң күңелле һәм мәрхәмәтле булдылыр. Бу очракта да авыр хәлгә дучар булган сабыйга ярдәм кулы сузыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: