Хуҗалыклар булачак уңыш җирләрен ашлама белән баета

"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында көзге культуралар 2939 гектар мәйдан били. Кардан ачылган участокларда уҗымның яхшы кышлавы күренә. Бүген агрофирманың "Авангард" бүлекчәсендә 516 гектарда үстерелгән уҗым басуларын тукландыру башланды. Тәҗрибәле механизатор Илдар Шәйгәрдәнов "Роса" агрегаты белән кырга аммиак селитрасы кертә. - Азотлы ашламаны һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертәбез. Бу...
"Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасында көзге культуралар 2939 гектар мәйдан били. Кардан ачылган участокларда уҗымның яхшы кышлавы күренә. Бүген агрофирманың "Авангард" бүлекчәсендә 516 гектарда үстерелгән уҗым басуларын тукландыру башланды. Тәҗрибәле механизатор Илдар Шәйгәрдәнов "Роса" агрегаты белән кырга аммиак селитрасы кертә. - Азотлы ашламаны һәр гектарга 1 центнер исәбеннән кертәбез. Бу - тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 34,4 килограмм, дигән сүз. Агрофирма буенча 378 тонна - азотлы, 315 тонна катлаулы ашлама тупланды. Тагын 700 тоннага якын аммиак селитрасы кайтачак. Ашлама нигездә бюджет хисабыннан алына, үз финанс средстволарыбызга да шактый кыр сые кайтарылды. Шул рәвешле язгы кыр эшләре чорына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 65 әр килограмм минераль ашлама туплау бурычы тора, - агрофирманың баш агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов. Уҗым һәм күпьеллык үлән тукландыру өчен арофирма хуҗалыкларында 10 чәчкеч агрегаты бар. Алар бераз соңрак, басулар кипшергәннән соң чыгачак. "Урожай" агрофирмасында чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртуга да игътибар бирелә. Көздән 136 гектарда супер элиталы бодай, 300 гектарда шундый ук арыш чәчелгән. Сабан культуралары өчен дә нигездә I-III класслы орлыклар әзерләнгән. Бүген аларны җылыту, кабат калибрлау бара. Уңышның нигезе үсемлекләрдә көчле тамыр системасын булдыруга да бәйле булуын һәркем яхшы аңлый. Шуны истә тотып, чәчүлек материалны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә төп препаратларга микроэлементлар да кушылачак. Орлык агулауның сыйфаты беренче чиратта бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең квалификацияле хезмәтенә, препаратларны тиешле нормада куллануга бәйле, орлыкларның уңышлы тишелеп чыгуы да шуннан тора. Шуңа күрә дә агу-химикатлар белән эшләүгә бу өлкәдә тәҗрибәләре булган кешеләр куелган. Хуҗалыкларда узган ел сатып алынган "Мобитокс" һәм быел капиталь ремонт үткәрелгән "ПС-10" агрегатлары белән орлык эшкәртүгә дә керешкәннәр. Әлфинур Ногманова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.7300
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.7600
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.7200
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде5600
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды27200
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.6500
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.12300
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.8900
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5426002
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.518900
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461501
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).366704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.253701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика