Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды
24 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә традицион чараларның берсе - Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Тантанада бу чакырылышта армия сафларына китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Районыбыз үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасын караганнан соң, егетләргә истәлек бүләкләре, әти-әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Тантанада катнашкан һәркем егетләргә уңышлы хезмәт юлы теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев