Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәт чоры иминият стажына ничек санала?

"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль законның (№400-ФЗ, 28.12.2013) 12 маддәсе хәрби хезмәт чоры иминият стажына эш чоры белән беррәттән санала.

Шунысы бар: хезмәт чоры иминият стажына сез хәрби хезмәткә кадәр яисә аннан соң рәсми рәвештә эшләгән очракта гына керә. Әлеге закон үз көченә кергәннән соң пенсияне яңа билгеләгәндә, 2015 нче елның 1 гыйнварыннан башлап, 2002 нче елның 1 гыйнварына кадәр хәрби хезмәт чорлары буенча пенсияне исәпләү ике вариантта карала: беренчесе - призыв буенча хәрби хезмәт эш буларак иминият стажына кертелә; икенчесе - призыв буенча хәрби хезмәт иминият булмаган чор буларак исәпләнә (1 ел 1,8 баллга тигез). Димәк, 2015 нче елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәтне кертеп пенсия исәпләгәндә пенсионер өчен отышлы вариант сайлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев