Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең чираттагы утырышы узды

25 март көнне район хакимиятенең актлар залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды.

Комиссиянең 2015 елга билгеләнгән эш планы буенча, утырышта "Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эш нәтиҗәләре, район күләмендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча хокук саклау органнарының эшчәнлеге массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күрүе" темасына сөйләшү булды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, алдагы көнгә билгеләнгән бурычлар турында сөйләде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең Мөслимдәге филиалы "Мөслим матбугат үзәге" директоры Рөстәм Зәкиев телевидение, газета һәм радио чыгарылышларында хокук бозуларны профилактикалау темасының яктыртылуы турында бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев