Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызлары: “Син җитмисең, әни...”

"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең кызлары Алия һәм Алсу белән сөйләшкән. (Казан, "Татар-информ", 11 август). Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнине җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены - хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...» - диләр. Бу...

"Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең кызлары Алия һәм Алсу белән сөйләшкән.

(Казан, "Татар-информ", 11 август). Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнине җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены - хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...» - диләр. Бу хакта "Шәһри Казан" газетасы яза.

Җырчының кызлары белән әниләрен искә алдык. Алар тормышларының әче һәм шатлыклы мизгелләре, газизләре белән булган соңгы сөйләшү, аның истәлекләре, пешергән тәмле ризыклары, дистәләгән костюмнарының киләчәге турында сөйләде.

- Кызлар, Хәния Фәрхи кызы дигән исемне йөртү авырмы?

Алия: - Аның иң кыены исеме түгел, әнинең көн-төн гастрольләрдә йөрүе булды. Әниләре өйдә утырган ахирәтләремә һәрчак көнләшә идем. Әнигә: «Нигә укытучы гына булмадың соң?» - дип әйткәнемне хәтерлим. Артист тормышы - иң авыр тормышларның берсе. Аның үзенә дә җиңел булмаган: ул да безнең өчен борчылган, көяләнгән, ә без аны бик сагына идек.

Алсу: - Безгә дөрес тәрбия бирделәр. Беркайчан да: «Мин - Хәния Фәрхи кызы!» - дип кычкырып, борын чөеп йөрмәдек. Әмма кайда гына булсак та, моны белми калмыйлар иде.

Алия: - Институтта укыганда да, әнинең кем икәнен өченче курста гына белделәр. Гади кеше балаларымы, җырчыныкымы - аерма юк иде. Йолдыз баласы булганга бер дә өстенлек булмады.

- Алия, әниегезнең юлын дәвам итеп, җырчы буласыгыз килмиме? Сез бит аның белән берничә дуэт башкарып, халык алдына чыктыгыз.

- Мине ГИТИСның режиссерлык бүлегенә кертү - әнинең хыялы иде. Режиссерлык сәләте миндә бар, аны әнием дөрес күргән. Концертларда җырларга еш чакыра иде, әмма мин теләмәдем. «Дөньям» җырын яздырыр алдыннан, ул миңа: «Кызым, бик матур җыр таптым, бергә яздырыйк әле», - диде. Юбилей концертларына әзерләнеп йөргән вакыт иде, «Әни, соңгы тапкыр сәхнәгә чыгам һәм бетте, бүтән сорама», - дидем. «Алия Гәрәева» түгел, ә «Хәния Фәрхи кызы» буларак чыгыш ясадым. Халык алдында йөри торган кеше түгел мин. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга, уздырырга яратам. Үзем өчен, күңелем өчен җырлыйм, әмма меңләгән тамашачы өчен түгел.

Аннары, һәр кеше - үз эшенең остасы булырга тиеш. Мин шәп җырчы түгел, һәрхәлдә, әнидән дә яхшырак җырлый алмаячакмын. Мин - яхшы финансист, шуңа күрә бу өлкәдә эшлим дә. Бу юлны үзем сайладым. Әйе, бәлки иҗатта да үземне тапкан булыр идем, әмма миңа ул кирәкмәде. Балаларымның әти-әни назына тилмерүен теләмим: иртән эшкә китәм дә кич гаиләм янына әйләнеп кайтам.

- Алия, үз әтиегез исән-саумы? Хәлләрегезне белешәме?

- Минем әти - Габделхәй. Мине үз кызы кебек яратып үстергәне өчен, аңа рәхмәтем чиксез. Әйе, әнигә генә түгел, әтигә дә гомерлек рәхмәтлемен. Алар миңа тиешле һәм дөрес тәрбия бирде. Әти мине бәйсез һәм ышанычлы итеп үстерде, бу - аның хезмәте. Аның белән минем арада беркайчан да киртә булмады, һәрчак бер-беребезне аңлаштык, әле да аңлашып яшибез. Әнине артык борчуга салмас өчен, кайбер серләремне дә бары тик әтигә генә сөйли идем.
Әнинең беренче ире турында сорасагыз, ул исән түгел. Билгеле режиссер Фәнәвил Галиев иде.

- Әниегез белән соңгы сөйләшү кайчан булды?

Алия: - Үлеменә бер-ике сәгать кала. Юлга чыгам дигәч, мин аңа, беренче тапкыр: «Чыкма», - дидем. Тәтешлегә кайтып китүе үк бик сәер булды бит. «Поезд белән кайтам, вокзалга киттем», - дип кенә әйтте дә берүзе юлга кузгалды. Моңа кадәр поездда кайтканы юк иде. Дөресен генә әйткәндә, аңламый да калдым.

Соңгы сөйләшүдә туй темасын куерттык. Туганнарның туена җыена идек бит, әнинең нинди күлмәк киячәге турында сөйләштек. Мин дә улым Рамазанга кием сайлый идем. Фотога төшердем дә шундук әнигә җибәрдем. Ул: «Джигит!» - дип җавап кайтарды.
Алсу: - Без дә ике сәгать кала сөйләштек. «Мин сине яратам һәм сагынам! 3 август көнне синең янга кунакка киләм», - диде һәм килмәде...

- Казанда җирләүләрен үзе теләдеме?

Алия: - Безнең ишеткәнебез булмады, әмма әтигә шулай дигән булган. Алардан һәрвакыт: «Сезне үлгәч, кайда җирләргә?» - дип сорамакчы булдым, әмма батырчылыгым җитмәде, курка идем. Үзем дә әнине Казанда җирләүләрен теләдем, тик Тәтешледә үлгәч, шунда күмәрләр дип уйладым.

- Соңгы арада әниегез сәламәтлегеннән зарлана идеме?

Алия: - Хәле бик әйбәт булмагандыр инде, ләкин безне борчымаска теләгәндер, бернәрсә дә әйтмәде. Бик әйбәт түгеллеге сизелә, күренә иде. Соңгы вакытта аның янында шәфкать туташы да еш булган: йөрәге дә борчыган, кан басымы да кинәт күтәрелеп, кинәт төшкән. Авырлы чагымда да, бала тапкач та, сөте бетә дип, миңа бер әйбер дә әйтмәгәннәр.

- Сез әниегезгә охшагансызмы?

Алсу: - Мин - юк. Тышкы кыяфәтем дә, холкым да - әтинеке. Мин - әти кызы.

Алия: - Йөзгә әнигә охшаганмын, диләр. Анысын үзем төгәл әйтә алмыйм. Тавышыбызны да охшаталар. Көчле булуым, һичшиксез, әнидән!

- Әниегезнең концерт костюмнарын нәрсә эшләтергә җыенасыз? Музей ачу теләге юкмы?

Алсу: - Исән чагында ук шулай дип әйткәне бар иде: үлгәч, музей ачарсыз дип. Аның теләген үтәрбез дип уйлыйм.

Алия: - Музей турында уйларга әле вакыт та булмады. Әлегә аның үз бүлмәсе шул килеш тора, бер әйберенә дә кагылмадык. Берничә костюмын Тәтешле музеена җибәрергә дип торабыз. Әйберләре күп: күлмәкләре, һәр образына - бизәнгечләре, туфлиләре... Бергәләп утырып уйлашырга кирәк.

- Кайсы әйберен якты истәлеге итеп саклыйсыз?

Алия: - Бөтен өй - аның истәлеге. Кичә генә анда барып кайттык. Әти бик борчыла, көн дә күрешеп торырга тырышабыз. Әнинең балдагы миндә.

Алсу: - Ә мин муенсасын тагып йөрим. Үзе бик яратып киде аны, хәтта үлгәндә дә ул аның муенында булган. Фотографиясе һәрчак үзем белән. Мендәрен үзем белән Уфага алып киттем. Хушбуен да хәзер үзем сибенәм.

- Алия, әниегезне озатканда тыныч булуыгыз күпләрне гаҗәпкә салды. «Шулкадәр көчле, сабыр икән», - диючеләр дә, «Соңгы арада әнисе белән мөнәсәбәтләре салкынайган булдымы икән әллә?» - дип уйлаучылар да булды...

- Әнине озатканда, мин түгел, ә аның сеңлесе сүз әйтергә тиеш иде. Аның хәле начараеп китте дә, мин әйттем. Алсу бертуктаусыз елый, әтигә дә бик кыен... Кемдер көчле булырга тиеш бит! Миндә кечкенәдән җаваплылык хисе бар. Кайда гына булсам да, җаваплылыкны үз өстемә ала торган гадәтем бар. Анда елап торуым кешегә кирәк идеме икән?! Юк, алар бит минем күз яшемне күрергә теләмәде. Үземне кулга алдым, төшенкелеккә бирелергә вакыт та булмады. Аннары, мин бит өч бала анасы! Өч нарасыем да күземә генә карап тора. Бераз кәефем төшеп китсә дә: «Әни, нәрсә булды?» - дип, янымда бөтереләләр. Аларны борчый алмыйм. Олы кызым Әминәгә ничек бар - шулай аңлаттык. «Дәү әни китте», - дидек. Озак уйлагач: «Әни, бер генә басып, дәү әнине кире кайтара торган кнопка юкмы икән?» - дип сорады.

Җирләгәндә, әнинең китүенә ышана да алмадым. Дөресрәге, ышанасы килмәде. Ул минем өчен чынлап та гастрольгә генә киткән кебек. Мин аны шулай кабул иттем. Җирләгән көнне ул кадәр кыен түгел иде, иң кыены - хәзер... Яши-яши, аны сагынасың, юксынасың, аның юк икәненә инанасың...

Әни белән мөнәсәбәтләребез начар булган дип уйлаучыларга теләгем бер генә: аларның әти-әниләре озак яшәсен, кайгылар күрергә язмасын.

- Хәния Фәрхи нинди дәү әни иде?

- Оныклары өчен өзелеп торган. Ул аларны үлеп ярата иде! Кая гына бармасын, кем белән генә күрешмәсен, аларга оныклары турында сөйләде, хәтта һәр концертында да аларны телгә ала иде.

- Әниегезнең уңган хуҗабикә икәнен беләбез. Балаларын нинди тәмле ризыклар белән сыйлый иде?

Алия: - Булмаган әйбердән бар әйбер ясап, ә дигәнче, телеңне йотарлык ризык пешереп куя иде. Соңгы тапкыр миңа кунакка килгәч, кыяр тозлап китте. Пылау пешерсенме, бәлешме - барысы да тәмле, аш-суга кулы ятып тора иде. Әмма әни кунакка килгәч, мин аны үзем сыйларга тырыштым.

Алсу: - Әнинең тәбикмәгеннән дә тәмлерәк нәрсә бар икән?! Шулкадәр тәмле пешерә иде!

- Аның башкаруында кайсы җырларын аеруча яратасыз?

Алсу: - «Авыл киче», «Бәхетем минем», «Дулкыннар», «Дусларга».

Алия: - «Утыр әле, әни, яннарыма», «Ашыкма». Әни үлгәч, соңгы концертын карадым. 30 майда туган көнендә куйган концертын. Бала тудыру йортына җыену сәбәпле, ул концертка бара алмадым. «Күңелендә нәрсә булды икән?» - дип, бик авыр булса да, барлык соңгы җырларын тыңлап чыктым.

- Ниндидер үкенечләрегез бармы?

Алия: - Әни белән төшкән фотоларым аз. Ул һәрчак: «Әйдә, кызым, фотога төшәбез», - дип чакыра иде, әмма мин: «Юк, әни», - дип, ризалашмый идем. Фотога төшәргә яратмыйм. Төшсәм дә, әзерләнеп, бизәнеп-ясанып кына. Шуңа хәзер үкенәм. Аннары... еш күрешмәвебезгә...

- Әниегезгә соңгы сүз әйтү мөмкинлеге булса, нәрсә әйтер идегез?

Алсу: - «Әни, син миңа җитмисең... Мин сине акылдан шашарлык булып нык-нык итеп яратам!»

Алия: - «Мин сине бик яратам, әнием!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X