Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га җырчының тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.
- Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
- Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", "Кышкы чия".
Нет комментариев