Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын" концерты оештырылды

Истә калсын! - шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, "истә калсын шушы мизгелләр" дип җырлаган булган. Кеше китә, җыры кала! - бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи...

Истә калсын! - шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, "истә калсын шушы мизгелләр" дип җырлаган булган. Кеше китә, җыры кала! - бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә үткәрелгән концертта җырларының онытылмас, күңелдә мәңгегә җуелып калырдай булуына тагын бер кат инанды тамашачы. Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында филармониядә чыгыш ясаган иде. Бүген дә татар эстрадасы патшабикәсе филармония залына "килеп керде" һәм җырлый башлады, әмма, ни кызганыч, видеоэкраннарда гына. 30 нчы май концертыннан күренеш иде бу. "Истә калсын" дигән юлларына тамашачы күз яшен тыеп кала алмады. Гомумән, концерт дәвамында бәгырьләрне телем-телем телгәләгән мизгелләр, авыр тәэсирләр күп булды. Алып баручы Замирә Гәрәева Хәния Фәрхине елап түгел, елмаеп искә алырга өндәсә дә, хисләрне йөгәнләп була ди мени, күңел чиләге тулып чайпалырга гына тора. Аннары җырчының иң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан еллары, аны таныткан җырлары, соңгы еллардагы иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкрандагы күренешләргә төреп яңгыратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев