Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи бакыйлыкка күчте

Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, моннан берничә сәгать элек Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи Нефтекамадан Тәтешлегә кайтып барганда йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булган. Хәния Фәрхи - меңнәрчә татар-башкорт тамашачысының яраткан җырчысы гына түгел, гади кешенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен җырлары аша түкми-чәчми халыкка җиткерүче дә иде. Шуңа күрә милләттәшләребез аны...

Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, моннан берничә сәгать элек Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи Нефтекамадан Тәтешлегә кайтып барганда йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булган. Хәния Фәрхи - меңнәрчә татар-башкорт тамашачысының яраткан җырчысы гына түгел, гади кешенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен җырлары аша түкми-чәчми халыкка җиткерүче дә иде. Шуңа күрә милләттәшләребез аны яратты, үз итте. Аның башкаруындагы «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия», «Уфа-Казан» кебек җырлар, чын мәгънәсендә, халыкныкына әверелде. Халыкчанлык җырчы иҗатының асылын тәшкил итә иде. Хәния ханымга күптән түгел 57 яшь тулган иде. Аның үлеме татар-башкорт сәхнә сәнгате өчен зур югалту. Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, аларга сабырлык телибез. Урының җәнннәттә булсын, Җырчы! Исемең синең иҗатыңа гашыйк меңнәрчә тамашачының күңелендә мәңге сакланыр! Күренекле җырчы белән хушлашу иртәгә, 28 июльдә, иртәнге сәгать 10да Тәтешле район мәдәният йортында узачак. Хәния Фәрхи Казанда җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев