Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәмбәл Бариев гомере буе сайлаган һөнәренә тугры калган

Кайчан гына очрашсаң да, ул һәрвакыт ыспай киенгән, яшьләрчә җитез һәм шат күңелле булыр. Чәчләренә күптән инде чал төшсә дә, яшьлек матурлыгын саклап калган, һәрвакыт акыллы фикерләре, тапкыр сүзләре белән уйланырга мәҗбүр иткән бу агай белән бер очрашып сөйләшү миңа озак вакытларга җитәрлек көч, күңел күтәренкелеге, рухи ныклык бирә. Мөслимдә...

Елгабаш авылында яшәүче гади колхозчылар Оркыя белән Сәйдел гаиләсендә, ике кыздан соң, көттереп туган төпчек малай ул. Бердәнбер ир-бала булса да, иркәләнеп, көйләтеп ятарга туры килми аңа, чөнки вакыты андый түгел. Шуңа күрә дә, яшьтән үк чырыш, эшкә нык булып үсә ул. Сигезенче классны Күбәк мәктәбендә тәмамлый, 9-10 классларда Мөслим мәктәбенә йөреп укый егет. Кышын чаңгы белән йөрсәләр, язын-көзен йөгереп үтәләр авыл белән Мөслим арасын.Төгәл фәннәрне су урынына эчүче егет, укуын тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Биредә ул бухгалтер-плановик белгечлеге ала. Практиканы Фрунзе исемендәге колхозда (Сал. Мухан авылы) үтә. Колхоз рәисе Мофаздал Хәлиуллин егетнең укуын тәмамлавын көтеп кенә тора һәм үзләренә чакырып та ала.

- Бу колхозда эшләү минем өчен тулы бер тормыш мәктәбе булды. Биредә бик әйбәт тәҗрибә тупладым. Бухгалтер һөнәренең бар күнекмәләрен алдым. Ә хуҗалык рәисе Мофаздал ага миңа бер тиеннең дә бик зур мәгънәгә ия булуына төшенергә ярдәм итте. Мин һәрбер санга аңлатма бирергә дә, керем һәм чыгымнарны, гомумән, кирәкле һәр цифрны төнлә уятып сораганда җавап бирергә дә өйрәндем, - дип искә ала Хәмбәл абый.

1968 елда Хәмбәл Бариевны районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган Мулланур Вахитов исемендәге колхозга күчерәләр. Колхозның чәчәк аткан, һәр тармакта югары күрсәткечләргә ия булган чоры. Шуңа күрә дә биредә өч ел эшләү дәверендә ул хуҗалык җитәкчесе Хәкимулла Шәйхрамовның уң кулы, киңәшчесе булып әверелә. Аларга рәис белән бергәләп терлек тораклары, социаль биналар төзү өчен күп тапкырлар Казанда, төрле шәһәрләрдә булырга туры килә. Тәҗрибәле рәис белән эшләү Хәмбәл Бариевка һәр барган җирендә сүзен үткәрә белергә, кирәкле булган материалларны юллап табарга да ярдәм итә.

Шундый ук көчле хуҗалыкларның берсе булган "Кызыл Октябрь" колхозында Дүсил Шәкүровҗитәкчелегендә эшләгән елларын да Хәмбәл Сәйделович бик сагынып искә ала:

- Биредә мин халык белән аралашырга, саннар һәм күрсәткечләр белән эшләүче буларак, һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынып торырга, бүгенге белән генә яшәмичә, иртәгәге көнгә бурычлар һәм максатлар куярга өйрәндем. Авыл хуҗалыгында шунсыз мөмкин түгел иде,чөнки ул дәвердә продукция җитештерү буенча планны 50 процентка арттырып үтәү колхозга өстәмә акча булып кайта иде. Акчаң бар икән - синең мөмкинлегең бар, дигән сүз. Дүсил Гаязович, кырыс та, төгәл дә һәм булдыклы да җитәкче иде. Аның тынгысызлыгы, колхозчыларның тырышлыгы белән "Кызыл Октябрь" колхозы ул чорда һәр төр планны арттырып үтәде, биредә дә фермалар, терлекчелек комплекс, мәктәп, клуб биналары төзелде. Авыл халкы да бик тырыш, эшкә нык иде. Колхозда 60-70 битлек отчетлар эшләдек, бер тиене чагышмаса да, шул тиенне тапмыйча кайтып китү юк. Шуңа күрә дә өйгә күп вакыт төн урталарында гына кайтырга туры килә.

Тәҗрибәле белгечне 1978 елда "Сельхозтехника"ның район берләшмәсенә баш бухгалтер итеп эшкә билгелиләр һәм биредә ул 20 елдан артык хезмәт куя.

- Хәмбәл Сәйделович бухгалтер буларак бик төгәл, гадел кеше булды. Кайчагында аның артык төгәллегенә ачу да килеп китә иде. Әмма саннар белән эшләүче кеше шундый булмаса, булган байлыгыңның иртәгә үк югаласын көттә тор. Шуңа күрә дә, Хәмбәл белән эшләү дәверендә чагышмаган, җитешмәгән саннар булмады. Үзенең кул астында эшләүче дистәгә якын яшь бухгалтерны эшкә, һөнәренең нечкәлекләренә өйрәтте. Коллективта эшләүчеләр белән дә аңлашып, һәр хезмәткәрне кайгыртып яши иде. Ул үзенә һөнәрне бик белеп сайлаган. Кеше буларак та үтә тәртипле, начар гадәтләрне үз итмәгән, акыллы ир-егет ул, - дишул чорда "Сельхозтехника" берләшмәсен җитәкләгән Зәкиҗан Исламов.

Тормыш гел хезмәт белән генә бармый бит әле, гаилә кору, йорт-җир җиткерү дигән кадәресе дә бар. Хәмбәл абый да, үзенең тиң ярын -Светланасын очратып, гаилә кора.Бер ул, бер кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Тормыш аңа җитди сынау да әзерләгән була. Егерме дүрт ел яшәгән сөекле Светланасын югалту ачысын да сабыр, түземле булып, тирән акыл белән үткәрә ул. Балаларга әни, үзенә тормыш иптәше булырдай хатын-кызны да таба, дөресрәге ярдәм итәләр. Үзе дә бухгалтер булып эшләүче Гөлфирә апа белән яшәүләренә дә инде ике дистә елдан артык гомер үткән. Бүген алар, балалар бәхетенә куанып, оныклар сөеп, төп йортның утын сүндермичә гомер итәләр. Ил-көн яңалыкларын төгәл белүче, күңеле тулган вакытларда моңлы итеп җыр сузучы Хәмбәл абый көн саен уйлары белән үзенең хезмәт юлларыннан әйләнеп кайта.Бу көннәрдә бухгалтерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Утыз ике ел бухгалтер булып эшләгән Хәмбәл Бариев та бу бәйрәмне лаеклы каршылый.

-Гомер юллары, счет төймәләредәй, бер-бер артлы узып киткән. Шунысы сөендерә: гомеремнең һәр мизгелентырыш хезмәтем, матур эшләрем белән үткәрдем, - ди ул зур горурлык белән.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев