Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары узды

19 декабрь көнне районда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсетдинов Хәләфетдин Мөхетдин улы истәлегенә шахмат турниры узды. Ярышларда төрле яшьтәге 50дән артык шахмат сөюче катнашты. Һәр елдагыча турнирн Хәләфетдин Шәмсетдиновның балалары һәм аларның гаиләләре ярдәме белән оештырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортчыларны Хәләфетдин аганың тормыш иптәше Альбина апа, район...

19 декабрь көнне районда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсетдинов Хәләфетдин Мөхетдин улы истәлегенә шахмат турниры узды. Ярышларда төрле яшьтәге 50дән артык шахмат сөюче катнашты.

Һәр елдагыча турнирн Хәләфетдин Шәмсетдиновның балалары һәм аларның гаиләләре ярдәме белән оештырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортчыларны Хәләфетдин аганың тормыш иптәше Альбина апа, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов сәламләделәр.

Быел турнир үзенчәлекле шартларда узды, дип әйтергә кирәк. Беренчедән, уеннар 15 тапкыр оештырылуы белән истә калды. Икенчедән, быел ул районара дәрәҗәсендә үтте. Көч сынашырга дип Мөслимгә Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Лениногорс, Җәлил һәм Сарман районнарыннан да шахматчылар килгән иде.

Нәтиҗәдә, уенчылар 4 номинация буенча җиңү яулады. Ветераннар арасында призлы урыннарны И. Имамов, Ф. Галимов (Актаныш), В. Дәүләтбердин (Мөслим) яуладылар. Абсолют категориядә беренче, икенче, өченче урыннарны Г. Зыков (Җәлил), М. Мөбәракшин (Лениногорск), И. Ялалов (Мөслим) бүлештерләр. Хатын-кызлар арасында Л. Үтәбәева, А. Гыймранова һәм С. Мирзаянова (Мөслим) җиңүче дип табылдылар. И. Саматов (Актаныш), А. Вәҗетдинова, И. Бариев һәм Г. Шәйгәрданов (Мөслим) укучылар арасында призер исеменә лаек булдылар. Җиңүче һәм катнашучыларның һәркайсына Шәмсетдиновлар көче белән әзерләнгән кыйммәтләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев