Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт субсидиясенә дәгъва итүче яшь мөслимлеләрне барладылар

4 октябрьдә районның Иҗтимагый советы утырышы үтте. Анда ТАССР ның 100 еллыгын каршылау кысаларында башкарасы эшләр, үткәреләсе чаралар планы тәгаенләнде, муниципаль районнарның Иҗтимагый советлары арасында игълан ителгән республика конкурсына әзерлек турында сөйләшенде.

Шулай ук җирлектә ике дәүләт телен дә саклау һәм үстерүгә, тирә-юнебезне чистарту-төзекләндерү максатында үткәрелүче өмәләрдә халыкның активлыгын арттыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов узган еллардагы кебек иҗтимагый совет членнарыннан һәм ветераннар активыннан торган эшче комиссиянең авыллардагы социаль учреждениеләр эшчәнлеге торышын карап-бәяләп чыгачагын да әйтте.

Утырышның чираттагы көн тәртибе буенча "Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" максатчан программасына кереп, йорт салырга ниятләүче яшь гаиләләрне хөкүмәт субсидиясенә тәкъдим итү өчен якынча исемлек төзелде. Программага район буенча 180 нән артык яшь гаилә кергән. Аларның 86 сы актив гаиләләр исемлегендә, ягъни чиратка басканнан соң, йорт салу өчен җир участогы сатып алып, анда төзелеш эшләре башлаучылар. Субсидия алуга тәкъдим иткәндә яшь белгечләрнең оешмаларыннан ходатайстволар (үтенечләр), гаиләнең ни дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ булуы да исәпкә алынды. Иҗтимагый совет членнары, район башкарма комитетының ифраструктур үсеш бүлеге белгечләре һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре тәкъдим иткән исемлек Башкарма комитет һәм район җитәкчелеге тарафыннан карап тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев