Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ХХVII Кышкы спартакиада уеннары башлана

Оешма-предприятиеләр арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннары, Мөслим авылында 28 гыйнварда башланып, 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Спартакиаданы тантаналы ачу 28 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк. Шул ук көнне - хатын-кыз командалары һәм 29 гыйнвар көнне ир-егетләр командалары волейбол уеннарында очраша. Ярышлар - Мөслим гимназиясе,...

Оешма-предприятиеләр арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннары, Мөслим авылында 28 гыйнварда башланып, 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Спартакиаданы тантаналы ачу 28 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк. Шул ук көнне - хатын-кыз командалары һәм 29 гыйнвар көнне ир-егетләр командалары волейбол уеннарында очраша. Ярышлар - Мөслим гимназиясе, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, ә финал уеннары гимназия спорт залында узачак. 4 февраль көнне шорт-трек һәм милли көрәш буенча ярышлар планлаштырылган. Алар "Яшьлек" спорт комплексында һәм спорт мәктәбендә узачак. 5 февральдә гимназия һәм Г. Тукай исемендәге урта мәктәптә баскетболчылар очраша. 11 февраль көнне спортның биатлон төрен яратучыларны "Кояшлы Ык" ял зонасында көтәләр. 18 февраль көнне шахмат-шашка сөючеләр зирәклекләрен "Мизгел" яшьләр үзәгендә сынаячак. 19 ферваль көнне район мәдәният йорты спорт залында командалар армспорт һәм бадминтон буенча ярышачак. 26 февральдә "Нептун" бассейнында - йөзү буенча ярышлар, гимназия спорт залында канат тартышу була. Авыл җирлекләре арасында Авыл җирлекләре арасында спартакиада зоналарда 18 февраль көнне башлана. Иске Карамалы зонасы - Иске Карамалы, Тойгелде, Исәнсеф, Түбән Табын, Метрәй авыл җирлекләре. Рус Шуган зонасы - Рус Шуган, Михайловка, Олы Чакмак, Баланлы авыл җирлекләре. Вәрәшбаш зонасы - Вәрәшбаш, Крәш.Шуран, Мәлләтамак, Симәк авыл җирлекләре. Әмәкәй зонасы - Әмәкәй, Баек, Яңа Усы, Октябрь, Үрәзмәт авыл җирлекләре. 18 февраль көнне 9.00 сәгатьтә Әмәкәй, Күбәк, Рус Шуган, Вәрәшбаш авыллары мәктәпләре спорт залларында спартакиаданы ачу тантанасы һәм җирлектә милли көрәш, канат тартышу, армспорт, волейбол, шахмат-шашка ярышлары узачак. 25 февраль көнне - авыл җирлекләре арасында финал ярышлары. Һәр зонадан бер команда катнаша. Бу ярышларны ачу 9.00 сәгатьтә гимназия спорт залында була. Спартакиаданың финал ярышларын ачу да 25 февраль көнне "Яшьлек" спорт комплексында узачак. Бу көнне гимназия һәм Г. Тукай исемендәге мәктәп спорт залларында волейбол уйнаячаклар. Шорт-трек, милли көрәш,баскетбол, шахмат-шашка, армспорт һәм бадминтон, канат тартышу ярышлары - гимназиядә, биатлон - "Яшьлек" спорт комплексында, йөзү ярышлары бассейнда узачак. 4 мартта узачак суперфиналда оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында гомумкоманда зачетында беренче һәм икенче урыннарны алган командалар катнашачак. Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана һәм гимназия, Г. Тукай исемендәге урта мәктәп, район мәдәният йорты спорт залларында, "Яшьлек", спорт комплексында, бассейнда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев