Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтнең тәмен белеп

"Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында юл мастеры булып эшләүче Ренат Хисамов тыйнаклыгы белән башкалардан аерылып тора.

"Никадәр эш башкарып та, артыгы белән эшләп тә, аның масайганын күргән булмады", - диләр хезмәттәшләре. Әлмәт-Мөслим-Игенче, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер, Югары Табын-Тугаш кебек территориаль әһәмияттәге юлларның эксплуатациягә тапшырылуында, район үзәк хастаханәсе территориясен төзекләндерүдә мастер Ренатның да тырыш хезмәте ята.

Ренат - Метрәй авылы егете. Казанның авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик һөнәрен үзләштергән. "Татавтодор" җәмгыятендә унбишенче елын хезмәт куючы райондашыбыз белемле, тәҗрибәле булуы, үз эшенә җаваплы каравы белән бергә яңа технологияләр куллану өчен һөнәри осталыгын арттыру өстендә дә даими эшли.
- Ренатның шул ягы ошый: бирелгән заданиене әйткән вакытка төгәл башкара. Кар дими, яңгыр-буран дими, әйтелгән икән - эшли. Үзенә дә, кул астындагыларга да бик таләпчән. Башкарылган эшенә анализ ясавы алга таба безнең эшнең сыйфатын һәм җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә, - ди "Татавтодор" җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев.
- Әтисе Закирҗан абый да тырыш, бик намуслы кеше. Гомер буе тракторда, басуда эшләде. Улы Ренатка да эшкә карусызлык, җаваплылык нәкъ менә аннан күчкәндер, - ди авылдашлары.
Р. Хисамовның эше ел әйләнәсендә юлда булуны таләп итә. Ләкин ул зарланмый. Иртәнге биш- тә өеннән чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә кайткан вакытлары аз түгел аның.
- Кешенең ярты гомере юлда үтә. Юлларның төзек булуы - иминлекнең нигезе. Җирлегебездәге төзек юлларга, аның бай инфраструктурасына райондашларым кебек мин дә сөенеп туя алмыйм. Юлны бер генә кеше төзи алмый. Бу - күмәк хезмәт. Юллар салу мөмкинлеге биргән максатчан программалар да, әлеге программаларны тормышка ашыруга ярдәм итүче республика һәм район җитәкчелеге, "Татавтодор" җәмгыяте, филиал хезмәтчәннәре дә юллар төзүгә, аларны карап торуга зур өлеш кертә. Без салган юллар халыкка озак хезмәт итсен, - ди Ренат.
Юл эше никадәр тузанлы булса да, Ренатның беркайчан да керләнгән киемдә йөргәне юк. Тормыш иптәше Лилия пөхтәлеге, чисталыгы белән күпләргә үрнәк булырлык. Тату гаиләдә үсеп килүче кызлары Нәзилә белән Язилә дә кайчан карама чиста һәм пөхтә киенгән булыр. Гаиләдә җылы атмосфера булса, өйгә ашкынып, ашыгып кайтасың бит. Ренат та шулай. Җылылык һәм нур бөркелгән, кайнар ашы һәрвакыт әзер булган өенә сөенеп кайта. Һәр көн дәртләнеп эшкә бара, хезмәт урынында дөньясын онытып эшли, кичен, ару-талуларын онытып, яраткан гаиләсенә - якыннары янына ашыга. Менә шулай хезмәтеңнән тәм табып эшләгәндә ахыргы нәтиҗәләр матур, тормыштан ямь табып яшәгәндә генә бәхет түгәрәк буладыр ул. Ренат кебек ир-егетләр арабызда күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев