Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтне саклау буенча законнар бозылган

Мөслим районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Радиал" җәмгыятендә хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында хезмәтне саклау турындагы законнарны бозуның берничә очрагы ачыкланды: эш бирүче тарафыннан эшче-хезмәткәрләргә башлангыч һәм даими медицина тикшерүе үткәрелмәгән; мәҗбүри психиатрик тикшерү уздырылмаган; хезмәтне саклау таләпләрен өйрәтү буенча укулар үткәрелмәгән; хезмәт шартларын махсус бәяләү булмаган.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик зат директоры урынбасары Галиева Лилия Фәндүсовнага карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3 нче маддәсе 5.27.1 бүлеге (хезмәткәргә хезмәтне саклау таләпләре турындагы белемнәрен тикшермәгән һәм тиешле тәртиптә укытмаган килеш, шулай ук мәҗбүри рәвештә башлангыч һәм даими медицина тикшерүе үтмәгән, эш көне башында мәҗбүри медицина тикшерүе узмаган, мәҗбүри психиатрик тикшерүе үтмәгән яки медицина буенча ярамаган күрсәткечләр булган хәлдә хезмәт вазыйфаларын үтәргә рөхсәт бирү) һәм 2 нче маддәсе 5.27.1 бүлеге (хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрмәү) буенча административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.
Прокурор реагированиесе актлары карау өчен Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде. Моннан тыш, закон бозу очракларын бетерү һәм урындагы гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында директор адресына представление кертелде.
Прокурор реагированиесе актларын тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик затның директор урынбасары 20 мең сум күләмендә штрафка тартылды, 1 җаваплы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев