Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы” алдынгылары

Агросәнәгать комплексы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен җаваплылыгы чикләнгән "Просто молоко" идарәче компаниясе филиалы "Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы" ның производство лабораториясе начальнигы Ибраһимова Гөлсинә Мөдәрис кызы; баш инженер Миңликәев Роберт Солтангәрәй улы; шофер Фәррахетдинов Мөнир Бәшир улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәтенә лаек булдылар.

Җаваплылыгы чикләнгән "Просто молоко" идарәче компаниясе филиалы "Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы" тырыш эшчеләре белән горурлана. Шулар арасында чирек гасыр май ясау цехында эшләүче Римма Гайнетдинова да бар. Быелның алты аенда заводта эшләнгән 169 тонна май тулысынча аның кулы аша үткән. Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән булган, тапшырылган һәр эшкә җаваплы караучы Римма ханымның көнлек күрсәткече җәйге айларда 1,5-2 тоннага кадәр җитә икән.

Римма ханым гаиләдә уңган-булган хуҗабикә дә. Алар тормыш иптәше Илдар белән, ике ул үстереп, олы тормыш юлына озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев