Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә бүләге

Аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгәне өчен тикшерү төркеме тикшерүчесе юстиция капитаны Әшрәпов Илназ Мөбарәкҗан улы, уголовный розыск оперуполномоченные полиция капитаны Сәлахов Фәрит Фердинат улы, өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Гыйздуллин Илнар Илсур улы ТР Эчке эшләр министрлыгы мактау кәгазьләренә, рәхмәткә һәм "За отличную службу" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Оператив дежур полиция майоры Әмиров Рөстәм Мөнир улы, тыл начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Җәмилев Рафил Таһир улы ТР Эчке эшләр министрлыгы рәхмәтенә лаек булдылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә республика участок уполномоченныйлары арасында иң яхшы күрсәткечләр өчен участок уполномоченные полиция капитаны Фәхразыев Айдар Васыйл улы "ГАИ ветераннары" ҖЧҖ нең күчмә вымпелы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев